– Казан федераль университеты сайтындагы интернет-сорауларга кыска вакытта дөрес итеп җавап бирдек, – ди Гөлназ. Шулай итеп, дистанцион конкурста катнашучы 12 мең кеше арасыннан биш йөзе Казанга көч сынашырга чакырыла, Башкортстаннан 17 кеше бара.
– Шушы сәяхәт искиткеч матур тәэссоратлар калдырды, – дип куанычы белән уртаклашты Элина. – Тест-тур сорауларына җавап бирдек, презентацияләр тәкъдим иттек, мәктәбебез, укытучыларыбыз турында сөйләдек, шигырьләр укып ишеттердек.
Туган телне пропагандалаучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашу кызларга бик ошаган. Монда алар Кыргызстан, Япония, Кытай, Франция, Австралиядән килгән үзләренең һәм татар телендә рәхәтләнеп аралашучы югары сыйныф укучылары белән дуслашкан.
– Туган телебезнең бөек, кулланылышы киң булуына тагын бер тапкыр инандык. Шушы телне өйрәнүебез, татар кызлары булуыбыз белән горурланабыз, – ди Илида Карачурина.
Әйткәндәй, кызларның башка фәннәрдән дә куандырырлык уңышлары бар. Илида татар теленнән дистанцион, район, республика олимпиадаларында катнашса, Элина Башкортстан мәдәнияте буенча район олимпиадасында 2нче урын алган, оста баскетболчы да икән. Ә Гөлназ, гуманитар фәннәрдән тыш, физика, химия буенча олимпиадаларда да призлы урыннар алган. БДПУ каршында экология укуларында аның эше II дәрәҗә диплом белән бәяләнгән.