+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 июнь 2016, 02:00

Ике җиңү бергә!

Мин яхшы укырга тырышам, мәктәптә, районда үткәрелгән төрле конкурсларда актив катнашам һәм призлы урыннар яулыйм. Зур шатлыгым белән бүлешергә телим. Узган уку елы минем өчен бик уңышлы булды. Шахмат буенча 14 яшькә кадәр укучылар арасында үткән район чемпионатында катнаштым һәм беренче урын яуладым. Моның өчен тренерым Нәфис Муллагалиевка бик зур рәхмәтлемен.

Укучыларның фәнни эшләр конкурсында да районда беренчелекне яулап, “Лингвистика. Туган телләр” номинациясендә республика күләмендә җиңеп чыктым. Бу конкурс Кече фәннәр академиясе кысаларында оештырылды. Урман санитарлары – кырмыскалар турындагы эшемдә материаллар туплауда фәнни җитәкчем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лира Гыйниятуллина ярдәм итте.

Зыя Мансурның кырмыска турындагы шигырен укыганнан соң бу бөҗәкләр белән кызыксынып киттем. Ныклап өйрәнә торгач, аларның кешеләргә файда китерүен ачыкладым, бу бөҗәкләрдән безгә дә үрнәк алырга кирәк дигән фикергә килдем. Кырмыскалар зур түгел, күмәкләшкәч, тау өя. Алар турында хикәя-шигырьләр, әкиятләр, мәкаль-табышмаклар, фразеологизмнар эзләдем. Бу материалларның барысын да китапханәдә таптым. Иван Крыловның “Стрекоза и муравей” һәм Мәҗит Гафури тәрҗемәсендәге “Чикерткә белән кырмыска” мәсәлләре ошады. Габдулла Тукайның “Батыр кырмыска” әкияте бар. Якташ язучы, галим Наил Котдусовның “Кырмыскалар” хикәясендә урман чиста һәм матур булсын өчен бер гектар мәйданда 3-4 кырмыска оясы да җитүе әйтелгән. Димәк, алар ешрак булса, корткычлар баш күтәрә алмаячак. Тик файдалы бөҗәкләрне ничек күбәйтергә соң?

Белгечләр киңәшләре буенча кырмыска ояларын күчерергә өйрәндем. Минем шундый 4 кырмыска оясы булды. Бу эшне бөтен гаиләбез белән ике ел дәвамында башкардык, дусларымны да җәлеп иттем. Туймазы һәм Кырмыскалы районнарындагы урманнарга, Шүлгәнташ тыюлыгына бардык, кырмыска ояларын таптык, аларны фотосурәткә төшердек.

Галимнәр кырмыскаларның үзара аралашуын ачыклаган. Алар мыек-“антенналары” белән сөйләшә икән. Мәсәлән, кырмыска артка борылып, “антенна”ларын сузса, “Саклан!” дигәнне аңлата.

Фәнни материаллар өйрәнү, күзәтүләрдән чыгып, мин шуны аңладым. Табигать һәр үсемлекне, бөҗәкне, кошны, хайванны үзенә кирәкле итеп, җайлаштырып барлыкка китергән. Аларның һәркайсы үзенә “тапшырылган эшне” башкара. Кырмыска бәләкәй, өе зур. Күмәкләп эшләгәч, менә нинди тау ясаганнар. Бу тиктормас бөҗәкләр иртәннән кичкә кадәр эшли, җәй буе миллиардлаган зарарлы бөҗәкләрне юк итә. Шуңа күрә кырмыска ояларын туздыру җинаятькә тиң.

Данил ФӘРХЕТДИНОВ,
Иске Туймазы мәктәбе укучысы.
Читайте нас: