+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 июнь 2016, 02:00

Шәһәр уртасында – сабантуй!

Ямьле җәй табигатьтә патшалык итә. Җәйне башлап җи­бәрүче күңелле милли бәйрәм­нәребез – сабантуйлар үтте инде, дисезме? Юк ла, шушы көннәрдә генә Уфада бик матур сабантуй булды әле. Шәһәр уртасында нинди сабантуй ул диеп аптырыйсызмы? Аптырамагыз, 84нче татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары булдыра ул! Шәһәр уртасында бар шартын китереп, искиткеч күңелле һәм матур бәйрәм – милли балалар сабантуе оештырды алар. Мәктәп каршындагы “Дуслык” көндезге савыктыру үзәгенә йөрүче малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп чүлмәк ватты, аркан тартты, капчык киеп, йомыркалы кашык кабып, су тулы чиләкләр тотып, йөгереп ярышты. Һәр ярыштан соң яуланган бүләкләр, татлы күчтәнәчләр балалар күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Оештыручылар укучыларны сабан­туйның тарихы, йолалары белән таныштырды. Калфаклы кызларны, түбәтәйле малайларны Уфаның Октябрь районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алена Одинцова, гимназия директоры Равил Идрисов җылы тәбрикләде.

Читайте нас: