+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 июль 2016, 02:00

Биредә ял итү гомергә истә калачак!

Караидел районының “Айдос” сәламәтләндерү лагере балаларны соңгы сменага кабул итте.Балалар ел дәвамында зур түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникул көннәренең менә инде икенче ае да тәмамланып килә. Озакламый августка да аяк басачакбыз, аннары инде сентябрьгә дә күп калмый. Шулай да әлегә балаларның җәйге ялларының иң кызган мәле. Шөкер, һава торышы да алар рәхәтләнеп су коенсын, эссе комда кызынсын өчен уңай гына килеп, шул ук вакытта витаминнарга бай җиләк-җимешләр дә бер-бер артлы өлгереп кенә тора.

Караидел районында да, республикабызның башка төбәкләрендә кебек үк, балаларның җәйге ялын тиешле дәрәҗәдә оештыруга зур игътибар бирелә. Һәм, әлбәттә, аларның хәвефсез­леген тәэмин итү бу эштә иң мөһимнәрдән санала. Каре­лиядә ял итүче балалар белән булган фаҗигале хәлләрдән соң бу мәсьәлә аеруча көн тәртибенә куелды һәм июнь ахырында ук район хакимияте каршындагы Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышына чыгарылды. Аның секретаре, Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгенең балаларны сәла­мәтләндерү буенча методисты Римма Хәмидуллина утырышта катнашучыларның игътибарын мондый профильле лагерьларга карата булган барлык таләпләрнең мәҗбүри үтәлешенә юнәлтте.

– Районда барлыгы 2802 укучы бала исәпләнә, шуларның 2650се мәктәп­ләрдә, палаткалы лагерьларда, гомумән, төрле формада оештырылучы лагерьларда сәламәтләндерү чараларына җәлеп ителергә тиеш, – ди Римма Рим кызы. – Хәзер инде райондагы лагерьлар соңгы, өченче сменаны кабул итә. Шөкер, республика җитәкчелеге дә, район хакимияте дә бу чараларны тиешле дәрәҗәдә оештырыр һәм тәэмин итәр өчен җиткелекле күләмдә финанс­лады.

Без районда булган көнне моңа кадәр Өргеш авылында урнашкан, быелдан Караи­делгә күчерелгән “Айдос” сәламәтләндерү лагере укучыларны өченче сменага кабул итә иде. Бу лагерьда өч сменада 150 бала ял итәргә тиеш булса, йөзе инде сәламәтлеген ныгыткан, бу сменага районның халыкны социаль яклау бүлеге буенча – 10, опека һәм попечительлек органнарыннан 12 укучы, оешма-предприятие эшче­ләренең 28 баласы киләчәк, диделәр. Әйтергә кирәк, социаль яклауга мохтаҗ балалар саны тәүге сменаларда күбрәк булган. Бу урында шунысын да телгә алу зарур: Халык мәш­гульлеге үзәге катнашлыгында үсмерләр исәбеннән йөздән артык укучы түләүле ремонт эшләренә җәлеп ителгән, монысы да балаларның җәй айларында үз өс-башын юнә­терлек акча эшләве өчен бик мөһим.

Район үзәгендәге 1нче урта мәктәпнең интернатында урнашкан “Айдос” лагере үз эшен 3 июньдә үк башлаган, соңгы смена балалары 9 августта таралышачак.

– Безнең лагерьда 7-15 яшьлек балалар ял итә, аларның буш вакытлары бик күңелле итеп оештырыла, – ди лагерь директоры Зөлфинә Сафина. – Эшчәнлегебезне Мәдәният сарае, Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге хезмәткәрләре белән берлектә алып барабыз, алар төрле чараларны үткәрүдә ярдәм­ләшә, полицейскийлар, янгын сүндерүчеләр белән очрашулар үткәрелә, экскур­сияләр, походлар оештырыла. Физкультура буенча инструктор Вадим Әх­мәтнуров көн саен ике сәгать төрле бәйгеләр, сәламәт­ләндерү чаралары үткәрә, музыка җитәкчесе төрле җырлар, биюләр өйрәтә, бу эштә үзебез дә катнашабыз.

Шунысы да мөһим: биредә махсус сак хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсенә балаларга күз-колак булып, тәртип сагында тора. Димәк, ата-аналарга, чыннан да, биредә ял итүче сабыйлары өчен борчыласы юк, чөнки алар тәүлек әйләнәсенә караулы, тамаклары тук, урам буенда трай тибеп йөрмиләр. Өстәвенә, көненә биш тапкыр ашау оештырылган, көне буе эштә булган әти-әниләрнең балалары көн саен шулай туклана микән әле?!

– Балалар безнең лагерьны бик ошата, өйләренә таралышасы көнне бераз елап алучы кызлар да күре­нештерә хәтта, – дип кушыла сүзгә директорның тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасары, төп эше буенча район үзәгенең Абыз бистәсе мәктәбе укытучысы Лилия Хаффазова. – Беренче сменада инде ял иткән кайбер балалар менә бүген өченче сменага тагын килгән, монда булу бик ошады, диләр. Шунысы безнең өчен бигрәк мөһим һәм кадерле: лагерь балалары үзара бик тату, дус. Имин булмаган гаиләләрдән килгән балаларны башкалардан аерып та булмый, алар берничә көндә ачылып китә, яңа дуслар таба, һәммәсе белән иркен аралаша, һәр чарада актив катнаша. Без барысын да тигез күреп, биредә бөтен лагерьның бердәм, дус һәм тату гаилә булуын аларның аңына сеңдерергә тырышабыз. Һәм бу, чыннан да, шулай. Балалар өчен шундый тату, чын-чыннан бөтен күңелләрен биреп, онытылып ял итәрлек шартлар тудыра алганыбызга үзебез дә бик шат. Безнең лагерьда ял иткән көннәре гомерлек хатирә булып саклансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.

Чыннан да, Лилия Рәис кызы әйткәндәй, матур һәм күңелле җәй айлары укучылар күңелендә мәңге онытылмаслык булып калсын өчен Караидел районында күп көч салынган. Моның өчен балалар хәстәрлек күрүче җитәкчелеккә дә, ямьле җәй айларында үзләренең вакытын сабыйлар ялына багышлап, бөтен күңелләрен биреп эшләүче укытучыларына һәм тәрбиячеләренә дә рәхмәтле булырга тиеш. Алда әле җәйге каникулларның башламаган бер ае бар. Анысында да балалар яхшылап ял итсен, витаминлы яшелчә-җимеш белән сыйлансын, рәхәтләнеп су коенсын, комда кызынсын, табигать кочагында сәламәтлеген ныгытсын, бөтен уку елына җитәрлек көч тупласын һәм, иң мөһиме – исән-имин, сау-сәламәт булсын иде. Ялларыгыз күңелле дәвам итсен, балалар!
Читайте нас: