+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 июль 2016, 02:00

Ватанпәрвәрләр монда тәрбияләнә

Краснокама районында менә инде берничә ел “Оперативник” хәрби-патриотик палатка лагере эшли. Аны район хакимияте, яшьләр эшләре буенча комитет полиция бүлеге белән берлектә оештыра.

Бу үзенчәлекле лагерь укучылар арасында тиз арада популярлашып китте. Беренчедән, лагерьның саф һавада оештырылуы җәлеп итә, кысын фатирлардан чыгып, палаткаларда яшәргә кайсы гына үсмер теләмәс?! Икенчедән, монда программа искиткеч шәп: укучыларга, дөресрәге курсантларга (монда аларны шулай атыйлар), сафта йөрү, физик күнекмәләр, экстремаль шартларда үз-үзеңне сынау, табигать кочагында яшәргә өйрәнү — барысы да ошый! Ә инде чын коралдан атып карау, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Илфак Миргалиев белән аралашу, инспектор-кинолог Алексей Лазарев белән очрашу, өйрәтелгән этнең ничек “эз алуын”, яшерелгән әйберләрне табуын үз күзләрең белән күрүдән алган тәэссоратлар турында сөйләп торасы да юк! Моннан тыш, күпме ярышлар, конкурслар, чаралар оештырыла, кыскасы, ял итүче балалар кичкә арып, күңелләре булып, саф һавада рәхәтләнеп йоклап китә.

“Оперативник” лагере куйган максатына: балаларда Туган илгә карата сөю тәрбияләүгә, полиция һөнәренә кызыксыну тудыруга, спортка, гомумән, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә ирешеп килә. Укучыларның күпләрендә полиция хезмәткәре булу теләге туу очраклы гына түгел. Моннан тыш, укучылар ел буе бер-берсе белән бәйләнешен өзми, аралаша, бирегә ел саен шатланып килә.

— Миңа катлаулы да, җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да булган полиция һөнәре ошый. Биредә үзем өчен күп нәрсәгә өйрәндем. Киләчәктә тормышымны шушы юнәлештә дәвам итәргә дигән уй да бар, — ди курсант Тимур Минәҗев.

Әйткәндәй, ул һәм берничә курсант биредә күрсәткән уңышлары, яхшы тәртипләре, сәләтләре өчен район полиция бүлегенең Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләренә лаек булды.

“Оперативник” лагере узган елда республиканың иң яхшы өч лагере исемлегенә керде һәм быелга республика бюджетыннан өлешчә финансланды.

Бачкыйтау авылы янында урнашкан хәрби-патриотик палатка лагере озакламый үз эшен тәмамлаячак. Ә менә анда алган тәэссоратлар биредә ял иткән 50 кыз һәм малайның күңелендә ел буе сакланыр.
Читайте нас: