+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 август 2016, 02:00

“Хәтер”дә беренче тапкыр

Сез рәсемдә күргән хәрби киемдәге укучылар белән “Башинформ” мәгъ­лүмат агентлыгында узган “Хәтер вахтасы” дип аталган эзләнүчеләр отрядлары белән очрашуда таныштык. Ильяс Сәетов, Ленара Садыйкова, Илнур Аскин Нуриман районының Байгилде лицееннан килгәннәр иде. Барысы да быел 9нчы сыйныфка бара. Укытучылары Федор Беспоясов җитәкче­легендәге “Хәтер” отряды быел Ленинградта булып, эзләнү эшләрендә катнашып кайткан.

Ильяс Сәетов хәрбиләр белән бик кызыксына, тарихи китаплар укырга ярата. Моннан чыгып, ул гамәлдә эш ничек тора дигән кызыксыну белән быел беренче тапкыр вахтада катнаша. Үзенең картәтисе хәбәрсез югалган, ул артиллерист булган. Картәнисе хәтерләвенчә, картәтисе Мәскәү янында сугышкан. Картәтисен табу өмете аңа отрядка килергә этәргеч бирә.

Илнур Аскин да эзләнүләрдә тәү тапкыр катнаша. Ә менә Ленара Садыйкова медальон табу бәхетенә ирешә. Бу әлбәттә, эзләнүчеләргә зур шатлык була. Укучылар яңа уку елында да бу юнәлеш буенча күбрәк мәгълүмат туплап, Ленинград өлкәсендәге эзләнү эшләрендә катнашырга исәп тота.
Читайте нас: