+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 сентябрь 2016, 02:00

Морадым тарлавыгында

Гел яхшы билгеләргә генә укыганым өчен быел августта әти-әнием Башкортстан буйлап сәяхәткә алып чыгып киттеләр. Урал таулары аша үттек. Табигатьнең гүзәл­легенә сокланып туялмадык.

Күгәрчен районында Морадым тарлавыгында булдык. Монда бөтен тирә-як яшеллеккә чумган. Биектә, бик биектә, кыя ташлар өстендә бөркетләр оча. Алар канатларын киң җәеп, һавада йөзәләр, гүя Олы Эйекнең саф суын күзлиләр.

Безнең кебек сәяхәтчеләр күп иде. Самавыр кайнатып, тәмле итеп чәй эчкәч, елга ярларын, мәгарәләрне карап йөрдек. Бераз арыгач, елгада су коендык.

Шундый гүзәллек бишеге булган Башкортстаныбыз белән горурланабыз.

Тимур ХӘСӘНШИН,
Иске Туймазы мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.
Читайте нас: