+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 сентябрь 2016, 02:00

Сакланганны саклый...

Кеше гомерен коткару — янгын сүндерүчеләр өчен һәрвакыт беренче урында. Чорлар үзгәрә, янгынга каршы көрәшү ысуллары һәм техник җиһазлар яңара, ә төп бурыч шулай ук кала. Бүген кешеләр, бигрәк тә, балалар белән профилактик эш алып бару аеруча актуаль. Балаларга ут белән сак булырга кирәклеге, аның куркыныч тудыруы турында аңлату — шулай ук гомерләрне саклап калу.

Янгынга каршы пропаганда үзәге хезмәте ел әйләнәсенә балалар белән эшли. Бу эшчәнлек янгын техникасы күргәзмәсенә экскурсия оештыру, укучылар белән сыйныф сәгать­ләре үткәрү, һәм елның төрле вакытында янгын сүндерүгә багышланган курчак театры чыгышын күрсәтүдән гыйбарәт.

Җәйге ял вакытында үзәк методистлары лагерьларга чыгып, анда ял итүчеләрне янгынга каршы көрәшү кагыйдәләре белән таныштыра, гоме­ренә хәвеф янаганда бу хәлдән ничек чыгарга өйрәтә. Балалар, төрле конкурсларда катнашып, янгын сүндерү җиһазл­ары белән якыннан танышу мөмкинлеге дә бар.

Быелгы җәй, бигрәк тә, Уфа балалары өчен хәвефсезлек билгесе астында үтте. 10 меңнән артык кыз һәм малай бик күп яңалык кына белеп калмады, шәһәрнең янгын сүндерүчеләренә якынайды, якыннарының хәвеф­сезлеге өчен көрәшү юлларын өйрәнде.

Максим Котышев.
Читайте нас: