+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
27 октябрь 2016, 02:00

Районның горурлыгы алар

Туймазыда укуда, спортта, фәнни-тикшеренү һәм иҗади эштә зур уңышларга ирешкән 40 укучы ел саен район хакимияте башлыгы стипендиясе ала. Беренче интернат-мәктәптә аны тапшыру тантанасы узды.

— Без сезнең белән горурланабыз һәм бүгенге вакыйганың тагын да зуррак уңышларга этәргеч булачагына ышанабыз, — дип мөрәҗәгать итте район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов укучыларга.

Районда сәләтле балаларны ачыклау, үстерү, аларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиа­дасы­ның муниципаль этабында катнашучылар саны арта бара. Узган уку елында районнан анда катнашкан 3543 укучының 835е призер булган.

Гагарин исемендәге кубокка үткән олимпиадада узган ел районнан 8 мең кеше, ягъни барлык мәктәп укучыларының 71 проценты катнашкан. Республика этабында исә 8 укучы җиңеп, 15е призер булган.

Собханкул мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Ринат Халиков – ике тапкыр призер, Туймазы 7нче мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Данил Таһиров белән 8нче мәктәптән 5нче сыйныф укучысы Денис Сәетгәрәев – абсолют җиңүчеләр. Бишенче сыйныф укучылары 1нче мәктәптән Мария Смирнова, 8нче мәктәптән Морат Пирмамедов, Иске Туймазы мәктәбеннән Данил Фәрхет­динов бу дәрәҗәле стипендияне беренче тапкыр ала. Кечкенә булсалар да, алар зур уңышларга ирешкән. Мария – француз теле буенча республика конкурсының Гран-при иясе, Русия күләмендәге тикшеренү эшләре һәм иҗади проектлар конкурсы лауреаты. Морат – “Мин хәтерлим, мин горурланам!” дип аталган Бөек Ватан сугышы тарихы буенча республика олимпиадасында җиңүче, “Ватанның патриоты” медале белән бүләк­ләнгән. Республика Кече фәннәр академиясе кысаларында үткән гыйльми конференциядә җиңүгә ирешкән. Данил – “Яшь сәләтләр” район бәйгесе призеры, Кече фәннәр академиясе кысаларында республика конкурсында җиңүче. Ул шулай ук музыка мәктәбендә фортепиано классында шөгыльләнә, шахмат уйный, цирк-акробатика мәктәбенә йөри һәм һәркайда уңышка ирешә.

Яшь спортчылар 1нче гимназиядән Айгөл Җиһан­шина Мәктәп укучыларының җиңел атлетика буенча республика спартакиадасында көмеш медаль яулаган, Роман Лящук үсмерләр арасында триатлон буенча Башкортстан беренчелегендә катнашып, призер булган.

Агымдагы уку елында 6 яшь туймазылы республика Башлыгы стипендиясе ала. Собханкул мәктәбе укучысы Никита Гайсин белән Серафимовка 1нче мәктәбеннән Виктория Соглаева – “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Мәгариф министрлыгының талантлы яшьләрне дәртләндерү максатында бирелүче премиясе лауреатлары.
Читайте нас: