+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 март 2017, 02:00

Горурлыгыбыз безнең!

Һәр белем учагының горурлыгы бул­ган укучылары бар. Безнең Иске Күчәрбай урта мәктәбендә дә бар андый кызлар һәм егетләр. Мәсәлән, 11нче сыйныф укучысы Илнар Гәрәев – шундыйларның берсе.

Илнар – уку алдынгысы, спортчы һәм бик актив, өлгер егет. Мәктәбебездә бер генә чара да, интеллектуаль бәйгеме ул, спорт ярышымы, аның катнашлыгыннан башка үтми. Безнең укучыбыз сәнгатьле итеп шигырьләр укый. Мәктәп һәм район данын яклап, “Тукай моңнары” республика бәйгесендә катнашып, Гран-при яулады.

Һәр елны предмет олимпиадаларында сынау тотучы укучы да әле ул. Узган уку елында Илнар – биш, ә быел өч фәннән призлы урын алды. Аның физкультурадан ике ел рәттән җиңүче булуы да мактауга лаек. Егет физкультура буенча республикада сынау тотучы 51 укучы арасыннан 6нчы урынга чыкты. Әлбәттә, аның бу уңышларында тренеры, физкультура укытучысы Илшат Исламовның тырышлыгы зур.

– Илнар максатчан, һәрнәрсәгә җаваплы карый. Әгәр дә ул нинди дә булса эшкә тотына икән, аны җиренә җиткермичә тынычланмый, – ди сыйныф җитәкчесе Фәния Галина.

Алма агачыннан ерак төшми, ди халык әйтеме. Илнарның әти-әнисе дә бик тырыш, улларының һәр башлангычын хуплаучы, аңа ярдәм итәргә торучы кешеләр.

Ә бүген Илнар имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзе теләгән белгеч­лек буенча югары уку йортына керү турында хыяллана. Без, аның укытучылары, өлгер, тырыш укучыбызның изге ниятләре тормышка ашуын телибез, аның әле киләчәктә дә мәктәбебез горурлыгы булачагына ышанабыз.

Нәфилә КӘБИРОВА,
урыс теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: