“Тукай сүзе төрле телләрдә” номинациясендә шагыйрьнең иҗат җимешләре татар, урыс, башкорт, инглиз телләрендә яңгырады. Бәйгедә Иске Баеш, Мәскәү, Суккул, Күккуян, Иванай урта мәктәпләре укучылары чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче исемен Иске Баеш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Диана Фазлыева яулады. Аның башкаруында “Шүрәле” әкиятен зал тын да алмый әсәрләнеп тыңлады. Икенче урын, шулай ук, Иске Баеш мәктәбендә: 9нчы сыйныф укучысы Айгизә Фазылова “Су анасы” әсәрен башкорт телендә соклангыч итеп башкарды. Өченче урынны “И, каләм!” әсәре белән Маядык урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Урал Каһарманов алды.
Иҗади төркем булып чыгыш ясаучылар арасында жюри әгъзалары беренче урынга лаек булырлык чыгыш юк дип билгеләде. Ә менә икенче һәм өченче урыннарны Мәскәү авылы урта мәктәбе укучылары алды.
Тиздән бәйге җиңүчесе Диана Фазлыева район данын республика күләмендә яклаячак. Аңа уңышлар телик!