+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Очкын
26 Апреля 2017, 21:00

Каеннарда — сыерчык оялары

Без бәләкәй чактан ук кошларны яратырга, аларга ярдәм итәргә кирәклеген белеп үстек. Иптәш малайларым белән җыелышып сөйләштек тә сыерчык оялары ясарга уйладык. Әйтүе генә җиңел! Әле материал тапмыйбыз, әле такта ярылып китә, әле кадак кәкрәя... Ояның сыерчык керә торган тишеге дә я зур, я бәләкәй килеп чыга. Ничек итсәк иттек, ояларның очына чыктык. Дусларым Дилшат Закиров, Алмир Сәләхов hәм кунакка кайткан Альвир белән мәктәбебез янында үскән каеннарга баскыч белән менеп, сыерчык оялары урнаштырдык. Үз көчеңне чыгарып эшләгән эш бик кадерле була икән. Мәктәп яныннан узган саен ояларга күз төшерми калмыйбыз! Хәзер инде аларның һәркайсына сыерчыклар хуҗа булды. Тиздән өр-яңа ояларыбызда кошчыклар чыгарып, безне сызгырып шаяртырлар әле!

Надир Хәмәдуллин,
Иске Баеш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.
Читайте нас