Очкын 27 апрель 2017, 02:00
“Язгы тамчылар” яңа талантлар ача
Дүртөйледә чираттагы “Язгы тамчылар” яшь талантлар республика конкурсы үтте. “Язгы тамчылар” 1992 елда районда барлыкка килеп, 2003 елдан республика күләмендә оештырыла башлый. Хәзер ике елга бер тапкыр Дүртөйле шәһәрендә яшь талантлар бәйгесенең финалы уза.