+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Очкын
24 Мая 2017, 21:00

Сочидан җиңү белән!

Балтачның 2нче мәктәбендә белем алучы 19 унберенче сыйныф укучысы өчен дә бүген — иң дулкынландыргыч мизгелләр. Укыту­чы­ларының хәер-фатихасын алып, олы тормыш юлына аяк басарга җыена алар. Узган ел, мәсәлән, мәктәпне тәмамлаган 20 укучының 18е югары уку йортларына кергән. “Быелгылар да алардан калышмас, сынауларга җитди әзерләнәләр”, — ди мөгаллимнәр.431 бала белем алган уку йортын тәҗрибәле директор Азамат Мәгъзумов җитәкли. Һәр мәктәпнең йөзен билгеләгән үзен­чәлек була. 2нче мәктәп укытучылары балаларга төпле белем бирү белән беррәттән, аларның сәләтен үстерүгә, буш вакытын оештыруга зур көч сала. Биредә һәр бала берничә түгәрәктә шө­гыльләнә. Шуңа да аларның районда, республикада уңышлары бихисап күп. Мәктәп коридоры буйлап тезелгән стендлардагы грамоталар, кубоклар, сыннар – болар барысы да әлеге коллек­тивның бердәмлеге, тырышлыгы хакында сөйли.

Читайте нас