Барлык яңалыклар
Очкын
27 июль 2017, 02:00

Форма үзгәртә икән!

Наркотиклар куллану һәм таратуга каршы эш алып бару буенча район максатлы программасына ярашлы, Түбән Балтач мәктәбендә “Яшь спецназчы” хәрби-спорт лагере эшләде. Аның максаты — балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, патриотик тәрбия бирү.

“Хәрби дозор” юнә­лешендә укучылар кул сугышы буенча күнекмәләр ясады, наркоконтроль бүлегенең эшчәнлеге белән танышты, сафта йөрү, мәргәнлек буенча әзерлек үтте, шулай ук радиация, химик, биологик куркыныч янаганда саклану чаралары белән танышты.
“Спорт дозоры” юнә­лешендә төрле ярышлар үтте, укучылар теләп төрле бәйгеләрдә, эстафеталарда катнашты.
Һәр солдат тәртипне белергә, чисталыкка, пөх­тәлеккә омтылырга тиеш. Моңа исә укучылар “Экологик дозор” мәктә­бендә өйрәнде.
Яшь спецназчылар пневматик мылтыктан ату, турникта күтәрелү, противогаз кию, Калашников автоматын сүтеп-кору һәм башкалар буенча нормативлар тапшырды, үзара ярышты. Барлык биремнәрне дә бик яхшы үтеп, малайлар арасыннан җиңүче дип — Динар Муллаяров, кызлар арасыннан Виктория Гыйльмиярова табылды. Кызларга да мондый осталык кирәкмени, дип аптырар кайберәүләр. Викто­рия­ның моңа җавабы әзер:
— Әлбәттә! Туган илне егетләр генә саклый, дип кем әйтер? Хатын-кыз­лар­ның беркайчан да бу изге эштән читтә калганы юк. Хәер, безгә беркайчан да кулга корал алырга туры килмәсен, сугышлар булмасын! Ә менә җи­тезлек, мәргәнлек, яхшы формада булу беркемгә дә комачауламый. Мин әлеге лагерьда булуыма бик шат, — ди ул.
Икенче урынны Дэни Кайранов һәм Лиана Габокова алса, өченче урынга Родион Мардоков һәм Андрияна Шайбакова чыкты.
Яшь спецназчылар шулай ук тормыш хәвеф­сезлеге, хәрби әзерлек нигезләре, экстремаль шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча дәрес­ләр алды, белем туплады.
— Хәрби эш малайларга һәрвакыт кызык инде ул, корал күрсәк, һу­шыбыз китә. Мине күбрәк көзге алдында бөтерелергә яраткан кызларның да спорт уеннары, хәрби күнекмәләр белән мавыгуы бик аптыратты. Карыйм, форма аларга да бик килешә икән! Гому­мән, форма кигәч, үзеңне яхшырак тотасы килә, сикереп-чабып, теләсә ничек йөреп булмый. Кызык, әмма хәрби форма кешене үзгәртә икән! — ди Динар Муллаяров.
— Укучылар нәрсә белән булса да шө­гыль­ләнсә, файдалы эшләргә җәлеп ителсә, аларның урамда йөрергә, тәртип­сезлек кылырга вакыты калмый. Без “Яшь спецназчы” лагерен беренче тапкыр гына оештырмыйбыз, һәм аның яшь буынны тәр­бияләүдә бик зур файдасын күрәбез, — ди рай­онның наркотикларга каршы ведомствоара комиссиясе секретаре Эльза Вәлиева.
Менә шундый күңелле һәм файдалы итеп үткәрде Түбән Балтач мәктәбендә укучылар җәйге ял көн­нәрен.
Читайте нас