Әлбәттә, ярый. Әгәр ярамаса, аларны кызлар шулкадәр яратып кулланмас та иде. Ләкин берничә киңәшкә игътибар итү бер дә артык булмас. Офтальмологлар линзаларны кигәч кенә макияж ясарга киңәш итә. Алай эшләгәндә линза астына кершән яки башка бизәнгеч кисәкчекләре эләкмәс. Косметика сайлаганда савытындагы язуга игътибар итегез: әгәр анда линза йөртүчеләргә кулланырга мөмкин дип язылган икән, курыкмыйча сатып алыгыз! Ә менә румяна һәм пудраның тыгыз текстуралысын сайлагыз, күзегезгә кисәкчекләре кермәс.
Линзаларны салганда киресенчә эшләргә: башта линзаларны алабыз, аннары макияжны юабыз. Линзаларны салмыйча, макияжны чистартмыйча, йокларга ятарга ярамый. Ул очракта йокыдан уянуга күзләрегез ялкынсынып, конъюнктивит башланган булырга да мөмкин. Күзләрегездә авыру башлана икән, һич кичекмәстән, күзлеккә күчегез, бизәнү турында да бераз онытып торырга туры киләчәк. Линза йөртүчеләргә иң кирәкле киңәш: аны кигәндә һәм салганда кулларыгыз сабынлап юылган булсын!