+9 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Очкын
24 Октября 2018, 21:00
Укулеле шатлык өләшә!
Сез укулеленең нәрсә икәнен дә белмисездер әле?! Ул — дүрт кыллы гитара. Аны “гавая гитарасы” да диләр. Интернетта күреп, бу уен коралында уйныйсым килде. Теләгем шулкадәр көчле иде, иптәш кызымнан гитарасын сорап тордым һәм бер ай дигәндә әлеге коралда уйнарга өйрәндем. Хәзер Интернетта андый “дәрес”ләр бик күп. Инде үземә сатып аласы гына калды! Өйдәгеләр каршы килмәде, һәм минем үз укулелем барлыкка килде! Аның тавышы шундый матур, моңлы — уйнаган саен уйныйсы килә!
Добавить в предпочтительные источники Google
Безнең әти-әни, дуслар белән үткәргән кичәләрдә хәзер, һичшиксез, минем кечкенә уен коралым — укулеле да була, ул безгә яхшы кәеф, шатлык бүләк итә.
Ләйлә НУРИӘХМӘТОВА.
Яңавыл шәһәре.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"