Уфа шәһәренең 7нче балалар модельле китапханәсе һәр сишәмбе теләге булган һәркемне “Укы, Уфа!” күңелле китапханә аланына чакыра. Китап сөючеләр белән шундый мавыктыргыч очрашуларның берсе Башкортстанның шифалы дару үләннәренә багышланды. Бу чараның тирә-як табигать чәчәккә төренгән мизгелдә үтүе бик әһәмиятле. Нәкъ әлеге вакытта шифалы үләннәрне кышкылыкка әзерлиләр.
Китапханә аланында, табигать турында китаплар, журналлар һәм открыткалардан тыш, үзебездә үскән файдалы дару үләннәреннән күргәзмә оештырылды. Мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, чамбыр, песи борчагы, бәбкә үләне, бөтнек, мелисса кебек хуш исле үләннәрнең яңа җыелганнары да, киптерелгәннәре дә бар иде. Яшь китап сөючеләр дару үләннәре белән якыннан танышты. Күпләре аларны рәсемдә генә күргән булган, ә китапханә аланында үләннәрне кулга тотып иснәп карарга да була.
Китапханәче кызлар һәм малайларга ялан һәм урман үләннәре, кайсылары белән хуш исле чәй эчәргә була, ә кайсыларына бөтенләй тотынырга ярамавы турында сөйләде.
Әлбәттә, китапханә аланына җыелган балалар уеннарда катнашып, бүләкләр дә алды. Бу юлы алар өчен викторина оештырылды. Уенда катнашучылар үләннәрнең һәм чәчкәләрнең исемнәрен атарга һәм чәй эчәргә яраклыларын аера белергә тиеш иде. Кызлар һәм малайлар биремнәрне оста үтәп, призларга лаек булды.
Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәре.