+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Очкын
26 сентябрь 2019, 03:40

“Сестренка” фильмының нәни геройлары

Русиядә Мостай Кә­римнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча “Сестренка” нәфис фильмы прокатка чыкты. Уфада “Башкортостан” дәүләт концертлар залында аның премьерасы узды. Чара Башкорт­станның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Фильмны республика Башлыгы Радий Хәбиров та карады.

Русиядә Мостай Кә­римнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча “Сестренка” нәфис фильмы прокатка чыкты. Уфада “Башкортостан” дәүләт концертлар залында аның премьерасы узды. Чара Башкорт­станның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Фильмны республика Башлыгы Радий Хәбиров та карады.


Фильмда төп рольләрнең берсен — Җәмилне Уфаның Дим бистәсендәге 161нче лицейның беренче сыйныф укучысы Арслан Крымчурин уйнады.

Аның сыйныфташлары үзләре белән зур кино актеры укуын белми әле. Сәләтле малай яшьтәшләре арасында аерылып торырга тырышмый. Парта артында утырган күршесенә булыша, укытучыларны игътибар белән тыңлый, сорауларга җавап бирә.

Арсланга уку җиңел бирелә. Ул математика фәнен ярата, яңа дуслары күп булуына шатлана. Аның куелган тавышыннан һәм бик игътибарлы булуыннан актерлыгы чагылып тора. Арсланның әнисе Гүзәл әйтүенчә, ул һәрвакыт шундый җитди. Кинода уйнарга күптән хыялланган. “Сестренка” фильмындагы Җәмил роле — малайның зур юлдагы беренче адымы. Һәм ул уңышлы булуы белән сөендерә.

Хәер, малайның таланты бер актерлык уены белән генә чикләнми. Ул спидкубинг белән мавыга. Рубик кубигын 30 секундта җыя ала. Ютуб-каналда үзенең осталыгы белән уртаклаша.

Арслан — сеңлесе Алтынай өчен кайгыртучан абый да. Кызчык түземсезлек белән аның өйгә кайтуын көтеп тора. Алар барлык буш вакытын да диярлек бергә үткәрә.

Аның экрандагы сеңлесен Марта Тимофеева башкара. Кино төшергән вакытта кыз белән малай ныклап дуслашып, хәзер алар туганнар кебек якын. Фильмның эчтәлеге ике яшь герой арасындагы мөнә­сәбәтләргә бәйле. Андагы драматик эпизодлар Арс­лан­ның күңе­ленә әле булса тынгы бирми.

Уфада “Сестренка” премье­расын Арслан да, башка актерлар белән бергә, беренче тапкыр карады. Аларны кинозалга кергәндә үк тамашачылар чолгап алды. Селфи төшәргә теләү­челәр, автограф алучылар, сораулар яудыручылар күп булды. Әлбәттә, нәфис фильм беркемне дә битараф калдырмады.
Читайте нас