Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылый. Бәхеткә, сугышның нинди зур кайгы булуын без китаплардан укып, өлкәннәр сөйләвеннән генә беләбез. Бөек Ватан сугышында миллионлаган совет солдатлары яу кырында ятып калган. Алар арасында минем бабам Нургали Әхмәров та бар.
Нургали бабам Дүртөйле районының Тәкәрлек авылыннан. Ул сугыш башланганчы ук Бөре шәһәрендә укытучылыкка укый. Шунда әбием Рәхимә белән таныша. Алар икесе дә бик актив кешеләр була. Бабам Дүртөйледә башта РОНОда, аннары “Ярыш” гәзитендә бүлек мөдире була. Тик сугыш бөтен уй-ниятләрен челпәрәмә китерә. Бабама бронь бирсәләр дә, ул 1942 елда сугышка китәргә теләк белдерә.
Аны башта Алкинога, комиссарлар һәм командирлар әзерли торган хәрби частька җибәрәләр. Ул китеп, 15 көн үтүгә гаиләдә дүртенче балалары туа. Бабам: “Әгәр малай туса, “Ирек” дип исем кушарсың”, — дигән була. Әбием, 20 көнлек Ирекне күтәреп, Алкинога килә. Бәхеткә, бабабыз фронтка китеп өлгермәгән була. Ул шунда төпчек улын беренче һәм соңгы тапкыр күрә.
Бабабыз гаиләсенә фронттан хатлар яза. Өлкән балалары Лерон, Булат һәм Ләләгә: “Әниегезне тыңлагыз, ярдәмләшегез. Энегез Ирекне карашыгыз. Без җиңәчәкбез!” — ди. Рәхимә әбиемне ул чакта мәктәп директоры итеп билгелиләр. Аңа бабамның хатлары тырышып эшләргә һәм яшәргә көч бирә.
Кызганычка каршы, Нургали бабам яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. Ләкин аның турында якты истәлекләр балаларының һәм безнең, 30 оныгының һәм турунының, йөрәгендә яши.
Арсэн ФАЮРШИН,
64нче гимназиянең 2 А сыйныфы укучысы.
Уфа шәһәре.