Мин Бүздәк районы Әмир мәктәбендә белем алам. Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Әмма туган мәктәбемдә күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар. Бу хисләр аның бусагасын атлап кергәч та чорнап ала. Без үзебезнең укытучыларыбызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Алар кайчак бик таләпчән яки усал булсалар да, аңлап торабыз, укытучыларыбызның төп бурычы — безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләү.
Без тырышып укудан тыш, бик күп бәйрәмнәрдә, чараларда актив катнашабыз. Мәктәбебездә традицион бәйрәмнәр, төрле фәннәр буенча атналыклар еш үткәрелә. Һәр сыйныф ниндидер бәйрәм үткәрү өчен жаваплы була. Мәсәлән, без — 7нче сыйныф укучылары, быел Республика көнен һәм Әниләр бәйрәмен әзерләп үткәрдек. Шигырьләр ятладык, яңа жырлар, биюләр өйрәндек, театраль тамаша да күрсәттек хәтта. Әниләребезгә бәйрәм бик ошады. Гомумән, мәктәптә билгеле даталарга багышланган бәйрәмнәр еш оештырыла. Шигырь сөйләүчеләр конкурсы, рәсем, иҗади эшләр бәйгеләре дә еш үтә. Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән “Сестренка” фильмын да карадык әле, ул аеруча истә калырлык булды.
Быел безнең якташыбыз,
С. Юлаев премиясе лауреаты, шагыйрә Факиһа Тугызбаеваның юбилее районда зурлап үткәрелде. Сыйныфтан тыш чараларда аның шигырь, поэмаларын укып, анализладык, иҗатына күзәтү ясадык. Район күләмендә үткәрелгән чараларда Артур Дәүләтов, Фәнүр Нигъмәтуллин, Диләрә Ягафәрова, Дарина Ергизова мәктәп данын яклап, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.
Укудан буш вакытта саф һавада йөрибез, сыйныф житәкчебез белән чаңгы шуабыз. Сыйныф бүлмәсен гел чисталыкта һәм тәртиптә тотарга тырышабыз. Безнең кабинетыбыз мәктәптә иң матуры, чөнки ул — татар теле кабинеты. Туган тел серләрен дә безгә сыйныф житәкчебез, татар теле укытучысы Ирина Фларит кызы өйрәтә.
Менә шулай тырышып укыйбыз да, күңелле ял да итә беләбез!
Диана ЕНИКЕЕВА,
7нче сыйныф укучысы.
Бүздәк районының
Әмир мәктәбе.