Сезгә үземнең ерак бабам турында язасым килә. Аның турында миңа әнием сөйләде.
Хәйрулла Габидулла улы Габидуллин — әниемнең әтисенең әтисе. Ул 1910 елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында туган. Гаиләдә биш бала була алар: Гөлшәһидә, Гөлмайра, Маһигөл, Гыйльмулла һәм Хәйрулла. Әнием сөйләвенчә (ә аңа картыйсы сөйләгән), бишесе дә уңган, эшсөяр булганнар.
Егерме биш яшендә ерак бабам ерак әбием Хөмәйрәгә өйләнә. 1936 елда әниемнең әтисе Фәвәдис дөньяга аваз сала. 1939 елда кызлары Рәсибә туа. Рәсибә апага бер яшь тә тулмаган була әле, ерак бабамны фин сугышына алалар. Фин сугышыннан Волхов фронтына җибәрәләр. Белүебезчә, анда герой-шагыйрь Муса Җәлил дә сугышкан.
Ике ел дәвамында ерак әбием ерак бабамнан хатлар алып тора. Бабам хатларны шигъри юлларга тезеп яза.
Утырдымкай көймәләрнең төбенә,
Карадым сукайларның төбенә,
Су төпкәйләрендә һич кара юк,
Хак язганны күрми дә чара юк.
Сез дусларга хат язганда
Пероларым бөгелә,
Төнлә төшләремә кереп,
Эчкәйләрем өзелә.
Сез дусларга хат язганда,
Сыек булды каралар.
Сагынсак та юк чаралар
Ерак булгач аралар.
1941 елның ахырында ерак әбием бабам турында “хәбәрсез югалды” дигән
язу ала.
Былтыр февраль аенда мин Казан шәһәрендә узган Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашып, икенче урын алдым. Бу бәйгедә, әлбәттә, миңа һич сынатырга ярамый иде. Минем ерак бабам Советлар Союзы Герое Муса Җәлил белән бер фронтта илебез азатлыгы өчен сугышкан бит!
Ерак бабамның фотосурәтен еш кулыма алам. Аның орден-медальләре юк, әмма ул – минем өчен чын герой! Мин ерак бабам белән чиксез горурланам. Ул безгә тыныч тормыш бүләк иткән бит. Онытырга хакыбыз юк безнең ерак бабам кебек яу кырында ятып калганнарны!
Динис ГАФАРОВ, 6нчы сыйныф укучысы.
Краснокама районының Куян мәктәбе.