“Урал батыр” эпосын яттан сөйләүчеләр һәм башкаручыларның XXII республика конкурсына йомгак ясалды.
Агымдагы елда конкурс дистанцион форматта узды. Анда республиканың 31 районыннан һәм 7 шәһәреннән, шулай ук Татарстаннан, Ханты-Манси автономияле округы – Юградан һәм Канададан 101 укучы катнашты.
Баймак, Бакалы, Белорет, Бөрҗән, Ярмәкәй, Зианчура, Илеш, Ишембай, Мәчетле, Туймазы, Учалы районнары һәм Уфа, Сибай, Стәрлетамак шәһәрләре мәктәп укучылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Гран-прины Илеш районының Т. Нәҗмиев исемендәге Ябалак мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Диана Агалиева яулады.
Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамотасы һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Җиңүчеләрне матур уңышлары белән котлыйбыз!