Дуслар, сез фотода күргән мөлаем кызның исеме – Милена Үлмәскулова. Ул Бүздәк 1нче мәктәбенең 4нче сыйныфында “бишле” билгеләренә генә укый. Өстәвенә, матур җырлый, оста бии, мәктәптә, районда үткән барлык чараларда актив катнаша. Бию, вокал, театр студиясе, кул көрәше, бассейн – атна дәвамында бу түгәрәкләрнең барысына да зур теләк белән йөри сәләтле кыз. “Бүздәк сандугачлары” XVI балалар җыры конкурсында 2нче урын алуы белән аеруча горурлана ул.
— Кыю, сәләтле, һәр чараның бизәге ул – безнең Милена. Нәрсәгә генә алынса да, җаваплы карый, җиренә җиткереп башкара. Алар гаиләләре белән актив, районда үткән бер генә чарадан да читтә калмый, — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зилә Мостафина.
Күптән түгел яшь дустыбыз мәртәбәле бәйгедә җиңү яулады: Милена Бөтенрусия иншалар конкурсының төбәк этабы призеры булды. Русиянең Мәгариф министрлыгы һәм Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге конкурста катнашучыларга 11 тематик юнәлеш буенча төрле жанрларда (хикәя, әкият, эссе, хат, көндәлек, рецензия, экскурсия, очерк, репортаж, интервью) иҗат итү мөмкинлеге бирелде. Миленаның тирә-як мохитне саклауга багышланган иншасы иң яхшылар исәбенә керде.
Тырыш кызның җиңүләрендә укытучысы Светлана Хәкимованың өлеше зур, билгеле. Светлана Раил кызы үзе дә иҗади карашлы, заман белән бергә атлаучы, үз һөнәрен яратып, бөтен күңелен биреп эшләүче мөгаллимә. Укытучы хезмәтенә иң зур бәя – ул укучыларының уңышлары, әлбәттә.
Ә без исә Миленага киләчәктә дә укытучыларының, әти-әнисенең горурлыгы булуын телибез!