Идел буе федераль округында НТИ. Junior түгәрәкләр хәрәкәте командалы инженерлык олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Онлайн-ярышларда 13 төбәктән 189 финалчы катнашты.
НТИ. Junior түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасы “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында оештырыла. Проектның төп бурычларының берсе — талантлы укучыларга туган төбәкләрендә үз-үзен күрсәтү өчен мөмкинлекләр табарга ярдәм итү. Олимпиадага илнең 83 төбәгеннән 28 732 укучы гариза биргән, финалга 1600дән артык катнашучы чыккан. Финаллар сериясе 20 декабрьгә кадәр дәвам итте.
Йомгаклау этабында бер үк вакытта биш өлкә буенча сынаулар узды. Барлык ярышлар да дистанцион форматта оештырылды: финалчылар биремнәрне өйдә үтәде һәм видеоэлемтә, чатлар ярдәмендә команда, оештыручылар һәм тьютор-модераторлар белән аралашты.
“Виртуаль дөнья өчен технологияләр” өлкәсендә катнашучылар алдында “Фән”темасына компьютер уены эшләү бурычы куелды. Бу номинациядә “Phoenix Wings” командасы җиңү яулады. “Космос өчен технологияләр” өлкәсе финалчылары Ай базасын коткару миссиясен үтәде. Катнашучыларга роботлаштырылган арбаны тиешле бурычларны үтәүгә әзерләргә кирәк иде, аның өчен код яздылар, симулятордагы виртуаль очышларны башкардылар. Иң яхшы нәтиҗәне “Команда №7” күрсәтте. Командада Уфа укучылары Всеволод Олешкевич һәм Арсен Якупов та бар.
“Роботлар дөньясы өчен технологияләр” өлкәсе кысаларында катнашучылар пилотсыз очучылар ярдәмендә шәһәр мониторингы белән бәйле мәсьәләне хәл итте. Бу өлкәдә беренчелекне “Пингвиннар” һәм “Макароннар” командалары алды. “Пингвиннар” командасында Уфа укучысы Максим Муштриев та бар.
“Яшәү тирәлеге өчен технологияләр” өлкәсе финалчылары шәһәр тирәлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча эссе әзерләргә тиеш иде. Беренче урынны “Нептун-Сатурн” командасы яулады. “Кеше өчен технологияләр” өлкәсендә катнашучылар компьютер экранында виртуаль “аватар” белән идарә итү өчен “кеше-компьютер” интерфейсын эшләделәр. Җиңүне “Разряд” командасы яулады. Командада Уфа егете Константин Волков та бар.
Җиңүчеләр дипломнар һәм сайланган технология өлкәсендә белем алуны дәвам итәргә мөмкинлек бирүче файдалы бүләкләр алачак.