Уфа районының Алексеевка мәктәбендә туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
Бүген бу белем учагында 904 укучы белем ала, аларның 356сы – татар милләтеннән. 1нче сыйныфтан 9нчыга кадәр укучыларның 143е туган тел буларак татар телен өйрәнә. Алар барысы да — ана телен бик теләп өйрәнүче балалар.
Шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган телдә аралашу мөмкинлеге булу бик сөенечле күренеш. Биредә ана теле дәресләрен алдынгы карашлы педагог, Башкортстанның мәгариф отличнигы Резеда Хәмитова укыта. Резеда Ризалун кызы — “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе финалчысы, “Русиянең иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе, педагогик эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешеп, акчалата премиягә лаек булган тәҗрибәле мөгаллимә.
Балалар үз туган телендә аралашсын, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен тынгысыз мөгаллимә барлык тырышлыгын сала. Аның укучылары шәһәр һәм республикадагы төрле чараларда уңышлы чыгыш ясый, әледән-әле призлы урыннар яулый.
Алексеевка мәктәбендә быел беренче сыйныфка 119 бала укырга төшкән. Аларның 20се укытучылары Резеда Яхутова җитәкчелегендә татар теле серләренә төшенә.
Шунысы мөһим, бу педагоглар балаларны кечкенәдән матбугат белән таныштыруга да зур көч сала. Озак еллар дәвамында укучылар “Әллүки” журналын яратып укый. Кызлар һәм малайлар басмага даими языла.
– “Әллүки” – безнең өчен уку әсбабы кебек. Журналны мәктәптә дә, шимбә саен оештырылган онлайн-дәресләрдә дә кулланабыз. “Әллүки”дәге биремнәр ярдәмендә алар тагын да кызыклырак, файдалырак үтә, балалар темага тизрәк төшенә, – ди Резеда Ризалун кызы.
Әти-әниләр дә балалар туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын белеп үсүенә бик рәхмәтле.