+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
22 декабрь 2020, 12:40

“Әнинең уң кулы мин!”

“Очкын”ны укучы дусларыбызны бүген Чакмагыш районы Аблай урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Алина Вәлиева белән таныштырабыз.

“Очкын”ны укучы дусларыбызны бүген Чакмагыш районы Аблай урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Алина Вәлиева белән таныштырабыз. Алина бар яклап та сәләтле кыз, җырга, сәнгатьле укуга бик оста, төрле конкурсларда актив катнаша.

—Актив кыз буш вакытын ничек үткәрә, нәрсәләр белән кызыксына икән?
— Буш вакытымда иптәшләрем белән аралашам, бергәләшеп төрле уеннар уйныйбыз. Шулай ук рәсем төшерәм. Нәнәемнең хәлен беләм, аңа ярдәм итәм. Апамнар белән мин — әнинең уң кулы.
— Яраткан дәресләрең нинди?
— Иң яраткан дәресләрем —‒ татар теле һәм әдәбияты, урыс, инглиз телләре, география. Мин үземнең татар булуым белән горурланам. Безнең сыйныфны татар теленнән Рузилә Үзбәк кызы Әхмәтова укыта. Язарга, әдәби телдә сөйләшергә өйрәтә, бергәләп төрле күңелле чаралар үткәрәбез, конкурсларда катнашабыз.
— Китап укырга вакытың каламы?
— Укырга өйрәнгәч тә, авыл китапханәсенә йөри башладым. Китапханәчебез Рәзифә Тимерҗан кызы Арсланова — авылның һәр баласында китапка мәхәббәт уяткан кеше. Әлбәттә, беренче укыган китапларым татар телендә булды. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ әсәрләрен яратып укыйм. Үзебезнең авылдан чыккан Әкрам Вәли, Әгъдәл Низаев, Рәзинә Мөхиярнең әсәрләрен, шигырьләрен укыганда горурлык хисләре кичерәм.
— Мәктәптә, авыл мәдәният йортында оештырылган чараларда еш катнашасыңмы?
— Мин җырларга да, сәнгатьле итеп сөйләргә дә яратам. Мәдәният йортында үткән барлык концерт-кичәләрдә катнашам. Әнием, нәнәем дә матур җырлый. Әни шигырьләр иҗат итә. Олимпиадаларда даими катнашам. Бик күп мактау кәгазьләрем һәм Гагарин кубогыннан значогым бар. “Җанлы сүз”дә икенче урын алдым. Бөтен конкурсларга китапханәчебез әзерли. Сәнгатьле итеп сөйләргә, үзеңне ничек тотарга ул өйрәтә.
— Нинди хыяллар белән яшисең?
— Киләчәккә максатым — тагын да җиңүләргә ирешү һәм яхшы билгеләргә уку. Яшьтәшләремә мөрәҗәгать итеп, актив булыйк, диясем килә.

Юлай Низаев.
Чакмагыш районы.
Читайте нас: