+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 гыйнвар 2021, 13:45

Балтач укучылары – оста йөзүчеләр дә!

Иске Балтачның “Яшьлек” физкультура-сәламәт­ләндерү комплексы бассейны ­– балаларның да, өлкәннәрнең дә яратып йөргән урыны.

Иске Балтачның “Яшьлек” физкультура-сәламәт­ләндерү комплексы бассейны ­– балаларның да, өлкәннәрнең дә яратып йөргән урыны. Шуңа күрә биредә көндезге сәгатьләрдә дә, кичен дә җанлылык күзәтелә.

Һәр дүшәмбе профилактик чаралар үткәрелсә, башка көннәрдә 25 метрлы бассейн көндезге икедән кичке унга кадәр гөрләп тора.
Биредәге йөзү секциясенә 100дән артык бала йөри. Аларны инст­рукторлар Айрат Йосыпов һәм Артур Галимханов йөзәргә өйрәтә. “Яшьлек” тәрбияләнү­челәре район, зона, республика бәйгеләрендә инде берничә ел рәттән матур уңышларга ирешеп килә.

– Безнең бассейнда сәламәт­лек мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус төркем оештырылды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангыч биргән программа нигезендә балалар йөзәргә өйрәнеп үсә, сәламәтлекләрен ныгыта. Алар белән махсус тренер Фәнүзә Вәлинурова шөгыльләнә. Шулай ук, агымдагы уку елыннан “Йөзәргә өйрән” төбәк проекты кысаларында мәктәп­ләрдән ике эксперименталь төркем бассейнга укытучылары белән бергәләп йөри башлады, — ди тренер Артур Галимҗан улы.

Без барган көнне бассейнда йөзәргә өйрәнүче бәлә­кәчләр төркеме шөгыльләнә иде. Әйт­кәндәй, әлеге уку елында йөзү секциясенә 61 кыз һәм 64 малай йөри башлаган. Тиздән алар да үз эшенә таләпчән һәм җитди караучы инструкторлары тәрбия­сендә канат ныгытып, суда үзләрен балыктай тота башлар, ярышларда медальләр яулар әле!

Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: