-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 гыйнвар 2021, 13:45

Белемеңне күрсәтергә мөмкинлек бар

Башкортстанда югары сыйныф укучылары өчен Гагарин Кубогына вуз­ара олимпиада башланды.

Башкортстанда югары сыйныф укучылары өчен Гагарин Кубогына вуз­ара олимпиада башланды.

9-11нче сыйныф укучыларына алты профиль буенча – математика, химия, физика, информатика, җәмгыять белеме һәм урыс телен сайлап алырга була.
31 гыйнварга кадәр 9-11нче сыйныф укучылары өчен Ю. А. Гагарин Кубогына югары уку йортлары арасында ачык олимпиаданың беренче этабы һәм теркәлү узачак.
Катнашучылар алты профиль буенча көч сынашачак. Олимпиада нәтиҗәләре һәр профиль буенча аерым ясалачак.
Һәр укучы тәкъдим ителгән фән олимпиадаларының берсендә дә, берничәсендә дә катнаша ала. Анда катнашу бушлай.
Олимпиадада катнашу өчен 9-11нче сыйныф укучылары түбәндәге сайтта үзләре теркәлү узарга тиеш: http://kubok-gagarina.ru/indexKG.php. Теркәлү өчен сылтама: https://kubok-gagarina.ru/mejvuz.php?­page=autoregistr к.
Фото: bsau.ru
Читайте нас: