+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 гыйнвар 2021, 12:30

Әдилә “Әллүки”ле дә, бүләкле дә булды!

Уфа районы Алексеевка мәктәбенең 3 “В” сыйныфы укучысы Әдилә Газизова “Әллүки” журналы үткәргән “Җиңү өчен рәхмәт!” конкурсында җиңү яулады.

Уфа районы Алексеевка мәктәбенең 3 “В” сыйныфы укучысы Әдилә Газизова “Әллүки” журналы үткәргән “Җиңү өчен рәхмәт!” конкурсында җиңү яулады. Ул бәйгегә үзенең олы картәтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт­фаиз Әх­мәтгалиев турында бик эчтәлекле хат язып җи­бәргән иде.

“Минем олы картәтием Мөхәммәтфаиз Әхмәтгалиев —Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1907 елда Кырмыскалы районының Биш­тәкә авылында күпбалалы гаиләдә туган. Бала чагында аны авылдашы легендар шәхес Миң­негали Шәй­моратов беренче тапкыр атка атландырган. Алар малай чакта Кәчүән яланында бергәләшеп атлар көткән. Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин указы белән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәймо­ратовка “Русия Герое” исеме бирелде, Алтын йолдыз белән бүләкләнде.
Олы картәтием, Миңне­нур картәни белән гаилә корып, ун балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, аларның алтысы бала чакта вафат булган. Карт картәтием белән карт картәнием дүрт кызларына тиешле тәрбия биргәннәр, күп итеп мал асраганнар, бакча үстергәннәр.
Карт картәтием Бөек Ватан сугышына үз теләге белән китә. Маршал Рокоссовскийның 61нче армиясе составында Сталинград, Курск сугышларында катнаша. Яуда каты яраланып, госпитальгә озатыла. Авылга кайткач, ул колхозда эшли, атказанган колхозчы исеменә лаек була. Гадел, эшчән карт картәтиемне хөрмәт итәләр, аңа зур ышаныч белдереп, авыл, район Советы депутаты итеп сайлыйлар. Уңган картәтием балта остасы да булган, авылдагы һәр йортка диярлек аның кул җылысы салынган. Менә шундый батыр, уңган, кешелекле карт картәтием белән мин бик горурланам!” — дип язган иде хатында Әдилә.
Журналыбызның якын дусты “Әллүки” бүләгенә лаек булды.
— Безнең Әдилә — бик тыйнак, акыллы, сәләтле кыз. Ул Алексеевка мәдәният йортында театр һәм халык биюләре түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Туган телен яратып өйрәнүче укучыбыз гаилә тарихы белән дә кызыксына, — ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Резеда Хәмитова, укучысы белән горурланып.
Әдиләнең киләчәктә дә журналыбызның якын дусты булып калуын, бәйгеләрдә актив катнашуын, җиңүләр яулавын телибез!
Фото: Резеда Хәмитова.
Читайте нас: