+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
18 февраль 2021, 13:00

Сабыйлар авырмасын!

“Сабыйлар салкын тиюгә һәм гриппка каршы” өченче Бөтенрусия балалар сәламәтләндерү конкурсында җиңүчеләр билгеле булды.

“Сабыйлар салкын тиюгә һәм гриппка каршы” өченче Бөтенрусия балалар сәламәтләндерү конкурсында җиңүчеләр билгеле булды. Быел Башкортстан иң актив төбәк булуын күрсәтте: республиканың берьюлы дүрт балалар бакчасы призлы урыннар яулады.

“Вируска каршы биюне иң яхшы башкару” номинациясендә 5-7 яшьлек балалар арасында Стәрлетамакның 77нче һәм Белоретның 19нчы балалар бакчалары 2 һәм 3нче урыннарны яулады. Күмертауның 24нче “Кызыл калфак” балалар бакчасы 2-4 яшьлек балалар арасында “бронза” алды. Николо-Березовка авылының 1нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Самир Габдрахмановның кул эшләре 5-7 яшьлекләр арасында “Иң яхшы рәсем яки кул эшләре” номинациясендә икенче урын яулады.
“Сабыйлар салкын тиюгә һәм гриппка каршы” — коммерция карамагында булмаган социаль проект өченче ел рәттән үткәрелә. Оештыручысы — “Цитомед” медицина-биология фәнни-җитештерү комплексы. Ул “Роспотребнадзор” һәм төбәк мәгариф министрлыклары тарафыннан социаль әһәмияткә ия конкурс буларак хупланды.
— Конкурс идеясе моннан берничә ел элек туды, дөнья “COVID-19” турында белми иде әле, — дип белдерделәр компаниянең матбугат хезмәтендә. — Грипп һәм ОРВИны профилактикалау һәрвакыт көн кадагында булды, әмма бүген ул беренче планга чыкты. Салкын тиюдән ничек сакланырга, көчле һәм сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәтта балалар да белергә тиеш.
Барлык катнашучылар, педагоглар балалар бакчасында актив, күңелле Сәламәтлек көнен үткәрергә ярдәм итүче методик материаллар алды. Алар арасында грипп һәм ОРВИ турында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җайлаштырылган төсле презентация, тематик дәрес өчен сценарий һәм башка материаллар бар.
Фото социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: