Спорт фестивалендә биш төр сынау буенча иң көчлеләр билгеләнде.
Гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга иелү буенча призлы урыннарны Зарина Гарифуллина, Элина Габдуллина һәм Диана Гайфуллина яуладылар.
Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү буенча беренчелек Адриан Вәлинуровта. Аңардан бераз калышып, 2-3нче урыннарны Таһир Шиһабетдинов һәм Әмир Рәкыйпов бүлештеләр.
Кулларда гәүдәне күтәрү төре буенча призлы урыннар Илназ Латыйпов, Илмар Галиев, Данил Хәлиуллинда.
Урыннан ике аякта озынлыкка сикерү буенча ярышта Азамат Нәфыйковка тиңнәр булмады. Эмиль Шакирҗанов һәм Илнар Бәләгыйтдинов 2нче һәм 3нче урынга чыктылар.
Челнок йөгерүендә призлы урыннарны Таһир Шиһабетдинов, Регина Гайнанова һәм Ранис Сәлимов бүлештеләр.
Оештыручылар фикеренчә, бу чара чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм күңелле ял бәйрәме булды. Бәйгедә алты сыйныф укучылары ярышты. Нәтиҗәдә, иң көчлеләр мактау пьедесталына күтәрелде.