Укучыларга көнгә биш тапкыр тукланырга кирәк. Ведомство сайтында бастырылган “Роспотребнадзор” киңәшләрендә шулай күрсәтелгән.
Мәктәп укучылары өчен, йөкләнешкә карап, 4-5 сәгать ара белән тәүлегенә биш тапкыр туклану таләп ителә, диелә хәбәрдә.
Иртәнге аш туклыклы һәм, һичшиксез, менюда кайнар ризык булырга тиеш. Балага көн дәвамында исраф иткән энергияне кайтару өчен, ризыкта җитәрлек күләмдә файдалы матдәләр булуы мотлак.
Төшке аш өч яисә дүрт ризыктан торырга һәм, әлбәттә, кайнар шулпа да булырга тиеш.
Полдникта җиләк-җимешләр, шулай ук сөт яисә әче сөт эчемлеге һәм булка кулланырга киңәш ителә.
Кичке ашка меню, ит һәм балык ризыкларыннан тыш, иртәнге аштагы кебек үк булырга тиеш.