+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 апрель 2021, 09:20

Бәләбәйдә “Халкым хәзинәсе” гөрләде

Бәләбәй шәһәренең “Урал-батыр” үзәгендә “Халкым хәзинәсе” дип аталган зур фестиваль узды.

Бәләбәй шәһәренең “Урал-батыр” үзәгендә “Халкым хәзинәсе” дип аталган зур фестиваль узды. Бу уңайдан Бәләбәй татар гимназиясе укучылары үз фикерләрен язып җибәрде.

“Фестивальдә “Яз килә” җырын башкардым. Чыгышымны карарга әбием белән әнием дә килде. Миңа диплом һәм сертификат бүләк иттеләр”.
Юлия Рәхмәтуллина, 1б сыйныфы укучысы.

“Конкурс бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Мине котларга әтием белән әнием дә килде. Алар минем 3нче урын яулаганым өчен бик шатланды. Бу фестивальгә мине Тимерхан Әсхать улы әзерләде. Укытучыларыма бик рәхмәтлемен”.
Зарина Бурангулова, 1б сыйныфы укучысы.

“Мин фестивальдә “Телевизор булды баш” шигырен сөйләп беренче урын яуладым. Туган телемне бик яратам һәм горурланам”.
Илдан Газизуллин, 3а сыйныфы укучысы.

“Туган шәһәребез Бәләбәй — татар әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә зур өлеш кертүче шәхесләр чыккан төбәк ул. Шул шәхесләр рәтендә Зәйфә Салихова зур урын алып тора. Фестивальгә мин “Күләгәле шатлык” шигырен әзерләдем. Миңа татар теле укытучыбыз Резеда Мөнир кызы зур ярдәм күрсәтте. Зәйфә Салихованың иҗаты күңелгә үтеп керә. Аның шигырьләрен укыганда елыйсы да, җырлыйсы да килә”.
Дилара Нәртдинова, 10 сыйныф укучысы.

“Без сыйныфташларым белән фестивальгә ел буе әзерләндек. Укытучы апабыз Энҗе Рафаэль кызы безне биергә өйрәтте. Без I дәрәҗә лауреат булдык. Барыбыз да бу җинүгә бик шатбыз. Татар мәдәниятен, биюләрен, җырларын өйрәнү — зур горурлык hәм зур бәхет!”
Булат Билалов, 1а сыйныфы укучысы.

“Мондый чараларда катнашу укучыларыбызга алга таба да үсәргә этәргеч бирә, үз көчләренә ышанычлары арта, җиңелрәк аралаша башлыйлар. Шәһәребездә мондый милли чараларның үтүе милли үзаң тәрбияләү, балаларның рухи дөньясын баету, иҗади сәләтен үстерү, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия бирү җәһәтеннән гаять мөһим әһәмияткә ия”.
Финзира ШАКИРОВА,
Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Фото гимназия архивыннан.
Читайте нас: