Күптән түгел Бүздәк районының Каран мәктәбендә белем алучы ачык йөзле, шат күңелле кызлар һәм малайлар һәм аларга белем бирүче тырыш, чәмле укытучылар белән танышып кайттык. Узган елда капиталь ремонт ясалган мәктәп заманча җиһазландырылган, якты, уңайлы. Биредә 120дән артык укучыга тырышып уку өчен барлык шартлар да бар. Әйтергә кирәк, яшь, максатчан мәктәп директоры Айрат Мансуров җитәкләгән Каран мәктәбе барлык күрсәткечләр буенча да районда алдынгылар исәбендә. Укуда алдынгы һәм иҗади сәләтле, һәркайсының яраткан шөгыле булган укучыларны һәр мәктәптә дә очратып булмый ул. Каран укучылары бу яктан аерылып тора: төркемләп театр түгәрәгенә йөриләр, күпләре сурәт төшерүгә, төрле кул эшләренә, җыр-биюгә, иҗатка оста, спортны үз итүчеләр дә байтак.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова җитәкләгән “Салават күпере” курчак театры республика Башлыгының дәүләт телләрен һәм Башкортстанда яшәүче халыкларның телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грантын откан. Яңартылган матур театрда яшь актерлар бик теләп шөгыльләнә. Моннан тыш, сурәт төшерүгә, кул эшләренә оста укучылары белән дә горурлана ала Каран мәктәбе. 6нчы сыйныфтан Илнара Хөсәенова, 8нче сыйныфтан Динара Рамазанова һәм 10нчы сыйныфтан Элина Насыйрова — агачтан ясалган уенчыкларны, картиналарны бизәргә, ә 8нче сыйныф укучысы Илшат Сәетов агачка көйдереп рәсем төшерергә бик оста. Укытучылары Ләйсән Хөсәенова аларның һәркайсы турында горурланып сөйләде.