-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 апрель 2021, 11:10

Сәйтәк укучылары өмәгә чыкты

Балтач районының Сәйтәк урта мәктәбе укучылары кечкенәдән табигатьне сакларга, чисталыкка, пөхтәлеккә, эшкә өйрәнеп үсә.

Балтач районының Сәйтәк урта мәктәбе укучылары кечкенәдән табигатьне сакларга, чисталыкка, пөхтәлеккә, эшкә өйрәнеп үсә. Шушы көннәрдә белем учагында “Экологик белем атнасы” бара. Һәр сыйныфта шушы темага ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Бердәм, тырыш мәктәп коллективы экологик шимбәләр оештырып, белем учагы территориясен чүп-чардан чистарта, төзекләндерә.

Әйтергә кирәк, Сәйтәк урта мәктәбендә 76 укучы белем ала, аларга 16 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Башлангыч сыйныфларда 24 бала белем ала.
“Экологик өмәгә 5-11нче сыйныф укучылары, укытучылар, барлык хезмәткәрләр кушылды. Мәктәп бакчасында үскән күпьеллык чәчәкләрне, карлыган, кура җиләге куакларын тәртипкә китердек. Безнең территориядә зур шугалак бар, аны да тазарттык. Өмәдән соң тирә-ягыбыз ямьләнеп, кыштан соң сафланып, матурланып китте”, – ди мәктәп директоры Руфина Ибраһимова.

Фото мәктәп сайтыннан.
Читайте нас: