+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 апрель 2021, 10:40

Яңа мәктәптә туган телне кадерләп саклыйлар!

“Новошкола” белем бирү үзәгендә укучы кызлар һәм малайлар туган телне яратып, күңел биреп өйрәнә.

“Новошкола” белем бирү үзәгендә укучы кызлар һәм малайлар туган телне яратып, күңел биреп өйрәнә. Алар белән очрашып, сәләтле яшь дусларыбызга сокланып кайттык.

“Новошкола”– башкалада ачылган яңа мәктәпләрнең берсе. Биредә балаларны төрле яктан үсешкән шәхесләр итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Төрле фәннәр белән бергә, укучыларга туган телләрен тирәнтен өйрәнү өчен дә яхшы шартлар тудырылган. Ә иң мөһиме, әти-әниләр балаларының ана телен белеп, өйрәнеп, иркен аралашып үсүләре өчен үзләре дә җан атып тора.
– Агымдагы уку елында башлангыч сыйныфлардан 21 бала татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Укучыларым барысы да тырыш, өлгер, сәләтле. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, осталыкларын арттыра. Кайсы – гимнастикага, кайсы биюгә йөри, матур итеп рәсем төшерүчеләр дә, спортта уңышларга ирешүчеләр дә бар. Аларның туган телебезне кызыксынып, теләк белән өйрәнүләрен күрү аеруча сөенечле, – ди күптән түгел генә “Русиянең атказанган укытучысы” исеменә лаек булган мөгаллимә Лилия Кәримова.
Укытучы апалары 4нче сыйныфтан – Кадрия Усаева, Карина Усманова, Арман Әбүзаров, 3нче сыйныфтан – Айгизә Баһаветдинова, Булат Әхмәтдинов 2нче сыйныфтан Алана Әбүзәрова, Элина Абдуллина, Риана Солтанова, Эллада Әбдрахманова, Влада Васильеваның дәресләрдә дә, төрле чараларда да актив булуын билгеләп үтте.
Агымдагы елда мәктәп укучылары Халыкара туган тел көне уңаеннан республика күләмендә узган чарада зур горурлык белән милли киемнәрдә туган телдә шигырьләр сөйләгән, җырлар башкарган.
“Новошкола”да укучы кызлар һәм малайлар татар телен тагын да яхшырак белү өчен “Әллүки” журналы белән дә ныклы дуслык урнаштырды. Журналга дәррәү язылып, дәрестә дә кулланалар, өйдә әниләре, нәнәләре белән бергәләп андагы хикәяләрне, әкиятләрне укыйлар.
“Сыйныфта “Әллүки”дәге биремнәрне эшлибез. Бергә күңелле дә, кызык та!” – ди Кадрия белән Карина.
“Әллүки”не укып үскән кызлар һәм малайларның телләре дә, күңелләре дә матур булсын!


Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.
Читайте нас: