Барлык яңалыклар
Очкын
6 Май , 22:48

Икмәк

(Мистик хикәя)

(Мистик хикәя)
1 бүлек
Илүзәләр җиде чакрым ераклыктагы күрше Каран авылына укырга җәяү йөри. Алар дуслары белән төрле хәл-вакыйгалар, уку, кызыклы хәлләр турында сөйләшеп кайталар.
– Әдилә, син нәрсә ашарга яратасың? – диде Илүзә.
– Минме? Мин шаурма яратам! Менә кичә әтием ике шаурма алып кайтты. Шундый тәмле-е-е! Телеңне йотарсың.
Әдиләнең җавабыннан соң, Илүзә шул ук сорауын Азатка бирде. Азат:
– Мин фаст-фуд яратам! Бигрәк тә бургерлар. Күпме бирсәләр дә аз булып тоела, – диде дә, сумкасын актара башлады. – Ә, менә, таптым. Иртән мәктәпкә барганда алган идем, ашап өлгермәдем.
Азат бургерын кабам гына дигәндә, өстәге булкасы төшеп китте. Малай күп уйлап тормыйча, җирдәге азыкны читкә типте дә очырды. Әдилә сискәнеп куйды:
– Ник алмадың аны? Алып, капчыгыңа салган булсаң, өйдә тавыкларыңа ташлар идең әле.
Илүзә Азат өчен җавап кайтарды:
– И-и-и инде. Бер ипи кисәге өчен кайгырасың. Кошлар алып китәр әле.
– Ярар, синеңчә булсын, – дип, Әдилә дә килеште.
Берничә адымнан соң, балалар теге икмәк кисәгенә килеп җитте. Тик яткан азык Азатны: “бас миңа, бас” дигән сыман җәлеп итте. Малай күз йомып алганчы “шап” итеп кисәкне аягы белән изде дә куйды. Кызлар туктап, аңа: “монысы артык инде”, – дигән шелтәле караш ташладылар.
– Кызык ич!
– Карале, оятсызлар! Икмәкне таптыйлар! Шулай буламыни инде? – дип, балаларны якындагы бер әби тирги башлады. – Беләсезме, сугыш чорында кешеләр ничек ач торган. Алар көненә 125 грамм... Әби фикерен әйтеп бетерә алмады, аны Азат бүлдерде:
– Ой всё, бабуль. Ул мин алган бургер. Ни эшлисем килә, шуны эшлим. Өйрәтмә, – диде дә, алга таба атлады.
Илүзә белән Әдилә аңардан калышмады. Алар Азат белән бәхәсләшү файдасыз икәнен беләләр иде.
– Эх, балалар, балалар... – дип авыр сулады да әби, теге кисәкне үрелеп алып, кесәсенә салып куйды.
Икенче көнне укучылар шулай ук өчәүләшеп мәктәпкә барды. Инде килеп җиттеләр дигәндә генә, юлларына кичәге әби очрады. Тик бүген ул бөкрәйгән килеш ниндидер ямьсез таякка таянып китеп бара иде. Балаларга җитәргә берничә метр калгач, ул күтәрелеп карады. Әбинең күзләре иләмсез зураеп, төпсез коега охшап калган иде. Күк күкрәп, җир тетрәп куйган сыман булды. Азат, Илүзә һәм Әдиләнең күз аллары караңгыланды да алар аңын югалттылар...
2 бүлек
Укучылар бер буш, салкын, караңгы бүлмәдә уянып китте. Каяндыр әче җил исә, тирә-якта ниләрдер шартлый. Бүлмәдә өстәл, урындыклар әйләндерелгән, кайбер урында идән такталары сынган. Азат башын тотып, әкрен генә торып басты да:
– Кызлар, – дип эндәште.
Әдилә белән Илүзә салкыннан калтырана-калтырана:
– Әү, – диделәр.
– Ни булды бу, кызлар? Без кайда? Әллә базда ятабыз инде, суык сөякләргә кадәр үткән бит. Укуга да соңладык, шикелле.
– Үзебезне дә шул сораулар борчый. Кая килеп эләктек без? – диде Әдилә.
Укучылар өчесе бергә әкрен генә бүлмәне карый башлады. Обойлар ертылган, люстра килеп төшкән, серванттагы савыт-саба идәнгә пыяла булып коелган, кием элә торган шифоньер ауган. Ике бүлмәне бүлеп торган стена ярылган. Ә тәрәзәне сөйлисе дә юк. Аның пыяласын ватылган, бер ягын бөтенләй каерып алынган. Илүзә тәрәзә янына килеп караган иде, бөтенләй шаккатты. Хәтта авызын куллары белән каплап, артка чигенде. Азат белән Әдилә шунда ук йөгереп килделәр. Һәм күзләре ни күрсен: алдагы өйләр җимерелеп, янып утыра иде. Авылга нәрсә булган?! Әллә Каф тау артыннан җиде башлы аҗдаһа килеп, утка тотканмы аларны?
Укучылар ишекне эзләп тормады. Азат тәрәзәнең икенче ягын каерып ачты да, кызларны чыгарды. Аннары үзе дә сикереп төште. Урам куркыныч хәлдә иде. Аның теге башында зур танк янып утыра. Өйләрнең күбесе җимерелгән. Тирә-якта мылтык тоткан адәмнәр гәүдәләре ята. Илүзә куркудан елап җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде. Әдилә:
– Иптәшләр, без, кинодагы кебек, үткәнгә әйләнеп кайттык бугай, – диде.
– Кайсы үткәнгә? Бөек Ватан сугышынамени? – дип сорады Азат, ишеткәннәренә ышанмыйчарак.
– Әйе шикелле...
Илүзәнең алсу битеннән күз яшьләре коелды. Балаларның һәрберсенең йөрәге күкрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып тибә иде. Алар атларга да куркып, бер урында басып катып калдылар. Хәзер кая барырга? Ярдәм сорарга әти-әниләре дә, укытучылары да юк.
Бераздан алар әкрен генә алга таба атлады. Менә теге танк янына барып җитеп, икенче урамга керделәр. Монда да шул ук хәл иде. Шулай ук җимерек өйләр, капкалар. Сирәк-мирәк канга батып яткан мәетләр дә очрый. Снаряд чокырдары... Куркыныч...
Урам бетү белән елга башлана. Кайдадыр аръякта бомба шартлаган тавышлар ишетелә.
– Анда бармыйк, – диде Илүзә.
– Нигә? Монда нишлибез? – диде Азат. – Бәлки теге якта исән калганнар бардыр?
– Анда барып нишлисең? Немецлар очраса? Шалт һәм без юк! Пленга алып, җәзаласалар яки куып алып китсәләр? – диде Әдилә. Аның куркудан һәм ачудан тавышы калтырый иде.
– Дөрес. Азат, әйдә борылабыз. Әнә теге урамга кереп, ышыклык эзлик. Салкын ич. Өшетте. Эчтә бүреләр әллә кайчан улаша башлаганнар иде инде.
Балалар Илүзәнең киңәшен тыңлап, кире борылды да, тыкрыкка кереп киттеләр. Әзрәк баргач, кинәт бала елаган тавышы ишетелде.
– Миңа гына ишетеләме ул? – дип сорады Азат.
– Юк, юк, мин дә ишеттем, – диделәр кызлар.
Укучылар тавыш килгән якка китте. Бер исән калган өйдән хатын-кыз һәм 6 бала килеп чыкты. Балалар, куркып, кире өйгә посты. Әдилә, Илүзә, Азат хатын янына атладылар. Бу таныш булмаган апа барысын да сөйләп бирде. Берничә сәгать элек бу авылны фашистлар утка тоткан, пыран-заран китергәннәр. Карт-корыларны, балаларны үзләре белән куып алып киткәннәр. Авылда авызга алырлык бер ризык та калдырмаганнар. Айсылу исемле бу ханым якын-тирәдәге балаларны җыеп, качып калган. Аларның ашарларына да бер генә телем икмәк калган икән.
Шулай итеп укучылар Айсылу апалары белән бергә йокларга урын әзерләп, җылы киемнәр табып, кичне җиткерде. Бәхетсезлеккә каршы, кичен тагын да суытты. Азат, Әдилә һәм Илүзә малайның сумкасында бер бургер табып, аны бүлешеп ашадылар. Теге хатын белән 6 бала бер телем ипине бүлештеләр. Балалар туймаса да, тамаклары ялганып, йоклап киттеләр. Шулай итеп, беренче көн үтеп тә китте.
3 бүлек
Азат уянганда кояш офыктан күтәрелгән иде инде. Ул торып, тышка чыгып китте. Көн җылы, кичәге кебек өшеттерми. Малай еракка күз ташлады да, уйларына чумды... “Мин бит сугыш чорына килеп эләгәсемне күз алдына да китермәгән идем. Сугыш афәтләрен тарих дәресләрендә, телевизордан гына карап белә идем бит. Юк. Төш бу, төш. Хәзер күзләрне йомам да яңадан үзебезнең җылы өебездә булам. Әнием аш пешереп, мине көтеп торадыр әле. Барсик та мине күптән юксынгандыр”. Азат үзалдына шулай сөйләнде, күзләрен бер йомды, бер ачты. Тик бернинди дә үзгәреш юк иде: “Бик сәер килеп эләктек без бу дөньяга. Әллә теге әби каргадымы безне? Әйе шул, мин бит икмәкне таптадым. Җитмәсә, әбекәйгә каршы эндәштем. Эх, дөрес эшләмәдем шул. Нишләргә инде хәзер? Кире тыныч көннәргә кайта алырбызмы?..” Азатның уйларын Илүзә бүлде:
– Кайчан тордың?
– Яңарак кына әле.
Азат белән Илүзә сөйләшкән арада, Әдилә дә торып чыкты. Алар өчәүләшеп, янмый калган өйләргә кереп, ризык эзли башлады. Ләкин берничә каткан сохаридан башка бүтән әйбер тапмадылар.
Укучылар төн үткәргән урыннарына килеп керделәр. Кичә танышкан хатын һәм балалар әле һаман шунда иде. Балалар ачтан эчләрен тотып көйсезләнеп тора. Шушы мескеннәрнең интеккәннәрен күреп, Азатның йөрәге дертләп куйды. Күп уйламыйча, ул тапкан сохариларны Айсылу апасына тоттырды да, берни дәшмичә тышка чыгып китте. Кызлар да аннан калышмады. Үзсүзле, иркә үскән Азаттан кызлар моны көтмәгән иде. Бераз баргач, Илүзә аңа:
– Нигә үзебезгә яртысын калдырмадың? – диде.
– Тик. Үзебезгә тагын табырбыз әле. Ә ул балалар хәзер үк ашамасалар, харап булалар. Кызганыч алар. Бәләкәчләр бит.
Елганың теге ярындагы шау-шу бераз тынган иде. Әмма анда барырга барыбер куркыта. Анда нәрсә? Совет солдатлары белән немецлар арасында һаман көрәш барамы? Әллә инде фашистлар андагы җирләрне дә әлеге авыл кыяфәтенә әйләндерде микән? Беркем белми, сорарга урамда кеше дә юк.
Тынлыкны Әдилә бозды:
– Ә минем картәтәй сугышта булган. Ләкин мин аны исән чакта күрә алмадым. Алган яраларыннан бик озак яши алмаган ул. Дәү әбиемнең сагынып сөйләгәне генә истә.
– Ә минем хәтта картинәем дә катнашкан, – диде дә Илүзә, авыр сулап куйды. – Тик кире әйләнеп кайта алмаган. Ул хәбәрсез югалган дип әйтте миңа әнием.
– Оһо! Ә кем булып хезмәт иткән картинәең? – диде Азат.
– Шәфкать туташы. Ул яраланган солдатларны дәвалаган, яралыларны яу кырыннан сөйрәп алып чыккан. Ничек курыкмады икән? “Бертуктаусыз яңгыр кебек пулялар ява. Исән калуларым икеле”, – дип язган булган соңгы хатында. – Беләсезме нәрсә, кызлар? Әйдәгез әнә теге басма аша чыгып карыйк. Бәлки анда кешеләрне очратырбыз? Алар безгә ярдәм итәр иде.
– Юк инде. Куркыныч, – дип, кызлар Азатның тәкъдимен кире какты.
– Курыкмагыз. Сезнең яныгызда настоящий герой басып тора. Мин булганда бернәрсәдән дә курыкмагыз ! – дип шапырынды Азат. – Менә күрерсез, бар да әйбәт булыр, – дип тынычландырырга тырышты ул кызларны.
Укучылар басма аша чыгып, елга ярында урнашкан авылга килде. Бу авыл тегесеннән берни белән дә аерылмый иде. Шундый ук ишелгән өйләр һәм кара төтен. Берзаман алар өстеннән дөньяны дер селкетеп самолет очып үтте. Мылтыктан аткан тавышлар һәм кешеләрнең кычкырышуы балаларның колакларын ярып керде. Аларның йөрәкләре табанга төшеп, тамак төпләренә төер тыгылды. Алда сирәк-мирәк кешеләр, кайбер җирдә ут ялкыны күренде. Берничә адымнан соң барысы да ачыкланды: балалар алдында фашистлар белән Совет солдатларының чираттагы авыл өчен алышы ачылды. Дөресрәге, дошман аны яулап алып маташа иде. Бар җирдә төтен, атыш, кычкырыш, балаларын күтәреп аналар чаба... Менә бер солдатка пуля тиде. Ул киселгән агач кебек җиргә ауды. Ә бит бу егет киләчәктә кемнеңдер сөйгәне, тормыш иптәше, кемнеңдер әтисе, кемнеңдер картәтисе буласы кеше иде. Бер фашист пулясы аркасында бу егетнең чәчәктәй гомере өзелде. Моны күреп, балалар тораташтай катып калды. Әнә, теге егет янына шәфкать туташы ашыкты. Ул аны сөйрәп, ышык урынга алып китте. Укучылар әкрен генә, өйләр аша барып, ярдәм итүче хатынга якынлашты. Теге егет исән. Исән! Табиб аны ипләп кенә карап, җәрәхәтен бәйләп куйды да, башын күтәреп, укучыларга карады. Балаларга хатынның йөзе бик тә таныш сыман тоелды. Кайда очрашты соң әле алар? Әллә Каран авылындагы теге әбекәй инде!? Азатның аяк астында җир убылып төшеп киткәндәй булды. Табиб Илүзә янына якынрак килде дә, калтыраган кулы белән түш кесәсеннән бер фотосурәт чыгарды. Бер секунд эчендә аның күзләренә яшь тулды. Тик балалар берни аңламый, урыннарында катып торды. Алар сүз дәшәргә түгел, селкенергә дә курыкты. Табиб фотоны Илүзәгә тоттырды. Ул аның әнисенең бәләкәй чакта төшкән сурәте иде. Димәк, Илүзәнең каршында аның картинәсе басып тора. Әйе, хәбәрсез югалган картинәсе...
Шулчак тагын җир тетрәп куйган төсле булды. Балалар күптән түгел генә тойган хис тагын кабатланды. Аларның күз алды караңгыланды, әйтерсең дә төпсез упкынга очтылар...
4 бүлек
...Көзге иртә. Агачлар сары, кызыл, көрән хәтфә ябынып утыра. Күктә зәңгәрсу болытлар агыла. Урам тып-тын. Ара-тирә генә эт өргән, сыер мөгрәгән тавышлар ишетелә. Бүген якшәмбе, укырга барасы юк. Илүзәнең борынын кытыклап тәмле коймак исе килеп керде. Әнисе майлы табада чыж-чыж коймак пешерә. Аның коймакларын беркемнеке белән дә бутап булмый, чөнки алар – дөньяда иң тәмле һәм иң йомшак коймаклар.
Илүзә караватыннан сикереп торды. Ни булганын үзе дә аңламый калды. Әле күргән сугыш төш булдымы, өнме? Тукта, тукта, соң ул бит үзенең картинәсен күрде! Аның картинәсе исән! Югалмаган! Сугыштан кайткан! Теге фотосурәт тә кесәдә...
Кыз тиз генә киенде дә, өстәлдән бер-ике коймак эләктереп, өйдән чыгып та чапты. Башта – Әдиләгә, аннары Азатка керде. Аларның өчесенең дә башларында тик бер уй – теге әбекәйне табарга. Тизрәк Каранга барырга. Кайда яшәгәнен генә белмиләр. Ярар, авылга барып җиткәч, сорашырлар әле. Тик дөресен сөйләсәң, җүләр дип уйлаулары гына ихтимал. Бераз уйлагач, ипи кисәген ташлаган урынга барырга булдылар. Күңелләре сизгәндерме, могҗизамы, әмма әбине алар очратты. Тиз генә йөгереп барып, гафу үтенделәр, бүтән алай эшләмибез дип вәгъдә бирделәр. Соңыннан Илүзә кесәсеннән теге фотосурәтне әбигә тапшырды. Әбекәй озак карап тормады, кәгазьдә аның кызы сурәтләнгәнен аңлады. Ул күз яшьләрен яулык чите белән сөртте дә, Илүзәне кочып алды.
Алинә САБИТОВА, Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Фото: пиксабай.ком.