-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 июнь 2021, 12:53

Салават эзләреннән үттек

Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә шундый традиция яшәп килә. Ел дәвамында төрле фәннәрдән олимпиадаларда, конкурсларда, ярышларда катнашып, уңышларга ирешкән укучылар каникуллар алдыннан “Салават Юлаев эзләреннән” дип аталган сәфәрдә йөреп кайта. Быел ул мәктәп директоры Салават Әхмәтов җитәкчелегендә 16нчы тапкыр оештырылды.

Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә шундый традиция яшәп килә. Ел дәвамында төрле фәннәрдән олимпиадаларда, конкурсларда, ярышларда катнашып, уңышларга ирешкән укучылар каникуллар алдыннан “Салават Юлаев эзләреннән” дип аталган сәфәрдә йөреп кайта. Быел ул мәктәп директоры Салават Әхмәтов җитәкчелегендә 16нчы тапкыр оештырылды.
Барыр юл сизелми дә үтте, чөнки мәктәбебезне 1978 елда тәмамлаган элекке укучыбыз, фермер Хәсән Идиятуллинның Иглин районындагы хуҗалыгында тукталып, зур тырышлык һәм хезмәт куеп булдырылган, Русиядә дә билгеле хуҗалыкны карадык. Тимгелле боланнар, аюлар, кыр үрдәкләре, тавис кошлары һәм, әлбәттә инде, 1200 баш башкорт атлары! Биредә җитештерелгән тәмле ризыклар белән сыйланып, юлыбызны дәвам иттек.
Салават районында Идрис мәгарәсендә булдык. Риваятьләр Салават Юлаевның үзен эзәрлекләүчеләрдән нәкъ менә шушында яшеренүен сөйли.
Арытаба район үзәге – Малояз авылында милли героебызның музеен карадык. Аннары Лаклы мәгарәсенә юнәлдек.
Көн ахырында Дуван районындагы Флүрә һәм Нияз Заһитовларда тукталдык. Искиткеч тәэссоратлар алган укучыларыбыз сабыйларча йокыга талды.
Икенче көн дә вакыйгаларга бай булды. Рәми Гариповның туган авылы Аркаулда шагыйрьнең музеенда булдык. Арытаба Урмантау авылы ягына юнәлдек. Баганаташ мәгарәсе, үзенең икенче атамасын аклап, чыннан да, бозлы иде. Шулай да, аның матурлыгына сокланып, иң озын мәгарәнең эчен җентекләп карап чыга алдык.
Сабакай ташына – текә кыяга менүебездән дә зур канәгатьлек алдык. Биредә “Вечный зов” фильмы төшерелгән.
Өченче көнне Коргазак чыганагында булып, озын кайтыр юлга чыктык. Күңелләребез көр, үзебез бик тә канәгать идек.
Укучыларыбызның тәэссоратлары белән уртаклашуы дусларына, сыйныфташларына шушындый сәфәрләргә бару хокукы алу өчен ел дәвамында зур тырышлык салып укырга этәргеч булачак.
Илдар РӘХИМОВ,
Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Фото мәктәп архивыннан.
Читайте нас: