+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
1 июль 2021, 09:35

Күгәрчендә лагерь гөрли!

Күгәрчен урта мәктә­бендә “Кояшкай” балалар көндез­ге ял лагере уңышлы эшли.

Безнең Күгәрчен урта мәктә­бендә “Кояшкай” балалар көндез­ге ял лагере быелгы сменаны уңышлы башлап җибәрде. Балалар җәйге каникулларны көтеп алды, лагерьга да алар бик теләп йөри.

“Кояш нурлары”, “Кояш дуслары” отрядлары бик күп кызыклы чараларда катнашып, мактау кәгазьләре, жетоннар туплады. Күңелле лагерь көннәрендә үткәрелгән “Әкияттә кунакта”, “Маҗаралар кыры”, “Русия - Ватаным” , “Күңелле стартлар” һәм башка бәйгеләр иң актив балаларны ачыклап кына калмый, укучыларның дөньяны күзаллавын киңәйтүгә, белемен арттыруга да булышлык итә. Табигатькә, музейга, авыл китапханәсенә экскурсияләр, сәламәтлек минутлары кызыклы булу белән бергә, кызлар һәм малайларның сәламәтлеген ныгытуга да бик зур ярдәм итә.
Вожатыйлар, тәрбиячеләр, ашханә хезмәткәрләре, жыештыручылар балаларның ялы күңелле һәм хәвефсез үтсен өчен барлык тырышлыгын салып эшли.

Фәйрүзә Искәндәрова,
Күгәрчен районы Күгәрчен мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Автор фотолары.
Читайте нас: