+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
1 июль 2021, 09:30

Сугышлар һичкайчан кабатланмасын!

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен мавыктыргыч чара оештырылды.

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен мавыктыргыч чаралар еш оештырыла. Күптән түгел китапханәдә Уфаның 21нче лицееның башлангыч сыйныф укучылары өчен “Хәрби-тарихи лото” дип аталган кызыклы танып-белү уены үткәрелде.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси әйберләре ярдәмендә уенда катнашучы балаларны солдатларның гадәти бер көне, сугышчыларның авыр һәм данлыклы үткәннәре белән таныштырдык.
Алып баручы солдат капчыгыннан әйберләрне алып күрсәтә торды, ә балалар аның нәрсә өчен кирәклеген әйтергә тиеш иде. Анда хуҗалык җыелмасы, солдат формасыннан төймә, солдат пилоткасындагы йолдызчык кебек әйберләр бар иде. “Батырлык өчен” һәм “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм “Җиңү” ордены дубликатлары аеруча кызыксыну уятты. Бу әйберләр балаларга бик күп мәгълүмат алырга ярдәм итте. Яшь дусларыбыз фронт хатларын өчпочмак итеп җыярга өйрәнде. Чара ахырында китапханә алдында хатларны тотып фотога да төштек.

Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Уфаның 7нче модельле
балалар китапханәсе хезмәткәре.

Автор фотолары.
Читайте нас: