+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
31 август 2021, 09:35

Нурия нурга ия

Халкыбызның милли бизәкләренә гашыйк кыз фәнни эшләр башкара, җиңүләргә ирешә.

Нурия нурга ия
Нурия нурга ия
Дуслар, сез фотода күргән мөлаем кызның исеме – Нурия Бариева. Ул Уфаның 65нче Татар гимназиясендә белем ала. Яхшы билгеләргә генә укучы яшь дустыбыз быел 7нче сыйныфка бара.
 
Кечкенәдән иҗатка тартыла ул. Шуңа да рәсем, җыр, әдәбият дәресләрен аеруча ярата. Музыка мәктәбенең – фортепиано сыйныфына, гимназиянең “Ләйсән” вокаль ансамбленә йөри. Шәһәр, республика күләмендә үткән чараларда бик еш чыгыш ясый. “Дебют” балалар иҗат үзәгенең “Татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре” бүлегенә дә зур теләк белән йөри. Милли киемнәрнең, бизәкләрнең тарихын кызыксынып өйрәнә, фәнни эшләр башкара, җиңүләргә ирешә. Быел ул милли киемнәр тарихы турындагы хезмәте белән “Познание и творчество” XXV фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, шәһәр күләмендә беренче урын яулаган. Фәнни хезмәтен эчтәлекле, чагу электрон презентация белән дә тулыландырган сәләтле кызның чыгышы жюри әгъзаларында зур кызыксыну уяткан. Алар Нуриягә эзләнүләр өчен яңа тема – милли бизәкләрнең тарихын өйрәнүне тәкъдим иткәннәр.

– Татар халкының милли бизәкләре төрлелеге һәм матурлыгы белән үзенә җәлеп итә, алар табигать белән бәйле. Татар халкы бик еш кына чәчәк сурәтләре кулланган, аларның һәркайсы тирән мәгънәгә ия. Мәсәлән, кашкарый – озын гомер билгесе, ә лалә чәчәге яңарыш символы, – ди шушы юнәлештә фәнни эшен дәвам итүче кыз.
 
Аның шушы хакта кызыксынып китаплар укуы үзе үк соклануга лаек! Әйткәндәй, Нурия “Ләйсән” вокаль ансамблендә дә, “Дебют”та да әнисе җитәкчелегендә шөгыльләнә. Талантлы, тырыш яшь дустыбызның уңышларга ирешүе – әти-әнисенең матур тәрбия нәтиҗәсе дә ул! Чулпан Мидхәт кызы һәм Айрат Мөхәммәт улы – икесе дә яшь буында мәдәнияткә, халкыбыз моңнарына ихтирам тәрбияләүче педагоглар, тәҗрибәле музыка белгечләре.
 
Нуриянең янә бер сәләте турында әйтми мөмкин түгел. Яшь дустыбыз бик матур итеп чигү чигә. Кулларына энә тотып, ап-ак тукымага милли бизәкләр төшерә.
Күңелеңә кечкенәдән салынган күркәм сыйфатларны киләчәктә дә саклап, милләтебез горурлыгы булып үс, Нурия!

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: