+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
31 август 2021, 09:45

Җәйге ял күңелле үтте!

Бу җәй минем өчен үзенең якты буяулары һәм онытылмаслык мизгелләре белән истә калачак.

Җәйге ял күңелле үтте!
Җәйге ял күңелле үтте!
Миңа һәм якын дустым – Юлия Вәлиевага татар теленнән төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашкан өчен “Заречье” лагеренда 19 июльдән 5 августка кадәр оештырылган “Гөлстан” сменасында ял итү бәхете тиде.

Лагерь татар телен үстерү юнәлеше буенча эшләде. Монда иҗади сәләтләрне үстерү, белем алу һәм ял итү өчен бөтен шартлар да тудырылган иде. “Заречье” лагере Казан шәһәренең Киров районында, бик матур табигатьле җирдә урнашкан. Унсигез көн дәвамында кызыклы дәресләр, мастер-класслар, дискотекалар һәм төрле квестлар үткәрелде. КВН, “Just dance”, “Талантлар шоуы”, мода күрсәтү кичәсе, интеллектуаль уеннар, караоке-батл кебек мавыктыргыч чаралар узды. Без аларда бик теләп катнаштык, күп дуслар таптык. Көн саен диярлек, спорт ярышлары да үткәрелде. Рәхәтләнеп волейбол, баскетбол уйнадык, хәтта әйдәманнарны да уйнарга өйрәттек.
3 август көнне Татарстанның башкаласы – Казан буйлап экскурсия оештырылды. Казан шәһәрен минем күргәнем бар иде инде. Ә дустым Юлия биредә беренче тапкыр булды һәм шәһәр аны чын-чынлап үзенә гашыйк итте.
Лагерь белән саубуллашыр вакыт житкәч, бер дә аерыласы килмәде. Икенче елга да күрешергә вәгъдәләр бирешеп, һәрберебез туган якларыбызга юл тоттык.
Лагерьда ял итү – ул ел буена тырышып, белемеңне, осталыгыңны күрсәтү нәтиҗәсе. Башка укучыларга да шуны әйтәсем килә: туган телегезне яратыгыз, өйрәнегез, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашыгыз һәм җәй айларында күңелле ял итәрсез!

Динара РАМАЗАНОВА,
Бүздәк районының Каран мәктәбе.


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: