+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
10 сентябрь 2021, 16:25

Тел яшәсә - халык та яшәр

Бүген бөтен дөнья буйлап татарча диктант язылды. Әлеге акциядә Башкортстаннан да милләттәшләр катнашты.

Тел яшәсә - халык та исән
Тел яшәсә - халык та исән

Туган телне азмы-күпме белүеңне өйдә дә, урамда да чамалый аласың. Әти-әниең белән татарча сөйләшсәң, телевизордан барган тапшыруны аңлап карасаң - син татарча беләсең кебек...

Ә бит сорау башкада - син туган телеңне җитәрлек яхшы беләсеңме? Төрле кешеләр белән шул телдә аралаша, галим белән дә, башкалар белән дә бер дәрәҗәдә сөйләшә алсаң гына,син туган телгә яхшы мөнәсәбәттә. Димәк, син үз фикерләреңне ана телендә дөрес итеп әйтә аласың. Ә сүз байлыгы ничек соң? Боларның барын да беләсең килсә, «Татар диктанты»н язып кара!

Әлеге акциянең асылы ‒ Русия Федерациясе һәм дөньяның төрле почмакларында теләгән һәркем өчен бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше online катнаша. Бу диктант татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби телне кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүне максат итеп куя.

Бүздәк 2нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу акциядән бер дә читтә калмый. Шунысы мөһим, мәктәптә диктант язган һәр кеше үзаллы, яисә укытучы ярдәмендә арытаба хаталар өстендә дә эшли ала. Быелгы татарча диктант язуга 10нчы сыйныф укучылары теләк белдерде.

Диктантны оештыручы укытучы - Нәфисә Хөснетдинова. "Укучыларым белән бер парта артында утырып диктант язу бик ерактагы, үзебезнең мәктәп елларындагы хатирәләрне яңартты", - диде ул.

Фото: Фиюсә Буранголова.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: