+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 сентябрь 2021, 11:10

Милли кием – халкым мирасы

Башкортстан халык­ларының милли костюмнары көне республикабыз мәктәпләрендә чын бәйрәмчә төс алды.

Милли кием – халкым мирасы
Милли кием – халкым мирасы

10 сентябрьдә Башкортстан халык­ларының милли костюмнары көне билгеләнде. Бу көн республикабыз мәктәпләрендә чын бәйрәмчә төс алды, күпчелек белем учакларына укучылар, милли атрибутлар тагып, милли киемнәрдә килде.

Бу көнне республиканың белем бирү учреждениеләрендә милли костюм көненә багышланган чаралар узды: “Милли костюм – халкым мирасы” бердәм дәресе, рәсемнәр, фотографияләр һәм видеокотлаулар конкурсы, бию флешмоблары, осталык дәресләре, виртуаль экскурсияләр, квест-уеннар, дискуссияләр. Әлеге бәйрәмнең төп идеясе – республика халыкларының милли мәдәниятен саклау һәм үстерү.


Республикада әлеге бәйрәмне үткәрү халыклар арасында дуслык һәм милләтара татулык символына әверелде. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә милли костюмны өйрәнеп, осталык дәресләрендә аның элементларын ясап, балалар халкыбызның гореф-гадәтләре, тарихы белән тирәнрәк таныша. Алар бер-берсен аңларга, башка милләт вәкилләрен хөрмәт итәргә өйрәнә.


Соңгы елларда көндәлек, бәйрәм киемнәренә милли элементлар, милли бизәкләр кертү модага әйләнде. Яшьләр үз киемнәрендә милли бизәкле аксессуарларны бик теләп куллана.


Атна дәвамында балалар, ата-аналар һәм педагоглар “Милли костюмда укыйм”, “Милли костюмда эшлим”, “Милли костюм поэзиясе” кебек чараларда актив катнашты. Социаль челтәрләрдә милли киемнәрдә  фотолар урнаштырдылар.


Милли костюм көнен үткәрү халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү, үсеп килүче буынга халык мәдәниятен аңлау мөмкинлеге бирә.

 

Фото: Бүздәк районы Сабай мәктәбеннән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: