+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 сентябрь 2021, 16:45

Яшь автомобильчеләр көч сынашты

Республика башкаласында дүрт көн дәвамында 14-17 яшьтәге кызлар һәм егетләр арасында автоспорт буенча Русия беренчелегенә ярышлар узды.

Яшь автомобильчеләр көч сынашты
Яшь автомобильчеләр көч сынашты

 Быел чарада илнең 29 төбәгеннән 35 команда катнашты.

Үсмерләр һәм яшьләр – барлыгы 140 конкурсант юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча, югары тизлектә фигуралы маневрлауда ярышты һәм автомобиль тематикасы буенча команда конкурсларының биремнәрен үтәде. Шунысы сөенечле, илнең төрле төбәкләреннән җыелган кызлар һәм егетләргә аралашу, мәдәни чараларда катнашу, башкаланың истәлекле урыннары буйлап сәяхәт итү форсаты да тиде.

Чара Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Сыйфатлы һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” федераль проектына ярашлы оештырылды.

Чемпионнарны һәм призерларны бүләкләү тантанасында Русия беренчелегенең баш судьясы – атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, автоспорт буенча Русиянең спорт мастеры, Бөтенрусия категорияле судья, автокросс буенча ун тапкыр Русия Кубогы иясе, трек ярышлары буенча Русия чемпионы Александр Фабрициус, Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы полиция полковнигы Владимир Севастьянов, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты киңәшчесе Татьяна Бердникова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Филүс Минәҗев катнаштылар.

– Сизелми дә үтеп киткән дүрт көн эчендә сезнең һәркайсыгыз безнең өчен туган, якын кешегә әйләнде. Без бәйгенең һәр этабында һәрберегез өчен ихлас борчылып, уңышларыгыз өчен сөенеп тордык. Иң сөендергәне – бу ярышлар сезгә яңа дуслар, фикердәшләр табарга булышты, сезне бердәм, көчле бер команда итте, – диде, катнашучыларны сәламләп, Татьяна Бердникова.

Ярыш нәтиҗәләре команда һәм шәхси зачетлар буенча ясалды. Команда зачетында беренчелекне – Татарстан Республикасының Балалар-үсмерләр автомәктәбе, икенче урынны – Чиләбе өлкәсе, өченче урынны Саратов шәһәренең Үсмерләр автомәктәбе командалары яулады. Шәхси зачетта 1нче урынга – Чиләбе өлкәсеннән Сергей Пшенцов, 2нче урынга Новосибирск өлкәсеннән Савелий Ряполов, 3нче урынга Татарстан егете Кирилл Наумов лаек дип табылдылар.

Шулай ук “Команданың визит картасы” (беренчелек “Башкортстанның “Алга” командасында), “Тәгәрмәч алыштыру” (беренчелек Төмән өлкәсенең “Яшь автомобильчеләр” командасында), “Юл хәрәкәте кагыйдәләре” һәм “Классика” (беренчелек Татарстанның Балалар-үсмерләр автомәктәбе командасында) кебек этаплар буенча да җиңүчеләр, призерлар билгеләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча “Тамашачы сөюен яулаучы команда” исеменә Белгород шәһәренең яшь автомобильчеләре лаек булды.

Шунысы үзенчәлекле: туган көннәре Русия беренчелегенә ярышлар вакытына туры килүчеләр дә сәхнә түренә күтәрелде. Ставрополь краеннан Михаил Еськов, Новгород өлкәсеннән Ярослав Алексеев, Башкортстаннан Азат Мәҗитовны тамашачылар алкышлар белән каршы алды.
Ярышлар тәмам. Кызлар һәм егетләр һәркайсы үз төбәгенә юл алды. Кояшлы Башкортстан, монда алган тәэссоратлар аларның күңелендә бик озак сакланачак әле.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: