+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 октябрь 2021, 10:10

Һәр бала туган телен белеп үссен!

Мишкәдә полилингваль күппрофильле мәктәп булачак.

Һәр бала туган телен белеп үссен!
Һәр бала туган телен белеп үссен!
Билгеле булуынча, бы­ел августта Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров, республиканың Мишкә районына эш сәфәре барышында биредә полилингваль күппрофильле мәктәп булдырырга кушты.

Күптән түгел Мишкә авылының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасына янкорма төзү һәм капиталь ремонт ясау, заманча уку җиһазлары белән тәэмин итү, булачак полилингваль мәктәпне кадрлар һәм укыту-методик җиһазлар белән тәэ­мин итү мәсьәләләре Хө­күмәт утырышында каралды. Шунысы сөенечле, булачак полилингваль мәк­тәп проекты бассейн белән дә тулыланачак.

Башкортстанда 105 мең мари милләтеннән булган кеше яши. Республика мәгариф системасында мари милләтеннән булган балаларның туган телдә белем алу һәм туган телне өйрәнү хокукларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырыл­ган. Төбәкнең 16 муниципаль районында һәм
2 шәһәр округында балалар бакчаларында, мәктәп­ләрдә һәм якшәмбе мәк­тәбендә туган тел буларак мари телен өйрәнәләр. 2023 елда Мишкә районында ачылачак яңа полилингваль мәктәп республикада гына түгел, ә илдә дә мари телен, мәдәниятен һәм тарихын тирәнтен өйрәнү буенча алдынгы милли мәктәп булырга тиеш.

Билгеле булуынча, республикада 4 полилингваль күппрофильле гомуми белем бирү оешмасы эш­ли: Уфа шәһәренең 44нче полилингваль күп­про­филь­ле мәктәбе, Уфа шә­һәренең “Смарт” 162нче по­лилингваль күп­про­филь­ле мәктәбе, Стәрле­тамак шәһәренең 23нче полилингваль күппрофильле мәктәбе, Нефтекама шә­һәренең “Белем” полилингваль күппрофильле мәктәп-интернаты.

Фото: Мишкә авылының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: