+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
1 декабрь 2021, 11:45

Нәни “тургайлар” янына Кыш бабай килде!

Башкортстан — җыр-моңга, биюгә сәләтле кызлар һәм малайларга бай төбәк. Республи­кабызның төрле төбәкләрендә яшәүче яшь талантларны ачу максатыннан оештырылган “Тургай” телевизион бәйгесе дә моны ачык раслый.

Нәни “тургайлар” янына Кыш бабай килде!
Нәни “тургайлар” янына Кыш бабай килде!

Быел төбәк телевизион конкурсы бишенче тапкыр оештырылды. Шушы көннәрдә ел дәвамында барган фестивальгә йомгак ясалды һәм финалга үткәннәргә тантаналы шартларда дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Пандемия аркасында ул барлык санитар нормаларны үтәп, чикләнгән сандагы кешеләр катнашлыгында гына үтте.

Җиңүчеләр итеп быел да иң-иңнәр сайлап алынды. Гран-прины Уфа шәһәреннән Камил Газизов яулады. 1нче урын — Уфа кызы Азалия Зариповада, 2нче урын — Сибай шәһәреннән Фидәлия Арслановада, 3нче урын — Шаран районыннан бертуган кызлар – Фидәлия һәм Кадрия Инсафетдиноваларда.
Балаларның сәләтләрен ачучы, аларны зур сәхнәгә чыгаручы конкурсның оештыручысы һәм режиссеры — сәләтле педагог, музыка белгече, бик күп матур җырлар авторы Лилия Вахитова. Лилия Мирсәт кызы, республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче яшь һәм өлкән буын талантларны барлап, аларны үстерүдә бәяләп бетергесез зур эш башкара. Республика халкына ул өлкәннәр өчен “Сәләт” музыкаль проекты авторы сыйфатында да яхшы таныш. Әлеге проектның географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта. Концертлар, фестивальләр, конкурслар — һәр чараның оештыручысы гына түгел, сценарий авторы да, режиссеры да Лилия Мирсәт кызы.

— Мин кечкенә чагымнан “Кызыл таң” гәзитен укып үстем. Безнең өйдә ул һәрвакыт түрдә булды. Тел байлыгым әнә шуннан килә, — ди ул.

Әлбәттә, әлеге уңышларда янында ышанычлы терәк булган якыннарының өлеше зур. Видеооператор улы Вадим, җырчы кызлары Азалия белән Милана — һәр башлангычын хуплаучы ярдәмчеләре. “Тургай” V телевизион бәйгесе җиңүчеләре өчен бүләкләү тантанасын да бергәләп, бик күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештырган алар. Кыш бабай белән Карсылу, әкият иленнән Фея да килеп, нәни тургайларны бүләкләр белән сөендергән. Декабрь ахырында чагу тамашаны “Туган тел” телеканалыннан без дә карый алачакбыз, дуслар!


Вадим ХӘТМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: