+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
1 декабрь 2021, 09:30

Сәйтәктә “Әллүки”нең дуслары арта!

Милли-мәдәни тормыш кайнап торган мәктәп укучылары башка өлкәләрдә дә зур уңышлар казанып, мәртәбәле җиңүләр яулый.

Сәйтәктә “Әллүки”нең дуслары арта!
Сәйтәктә “Әллүки”нең дуслары арта!
Балтач районы­ның Сәйтәк урта мәктәбе укучылары “Мәктәп белән “Әллүки”гә!” конкурсында җиңү яулаган иде. Бәйге таләпләре буенча, мәктәп укучылары дәррәү журналга язылып, квитанцияләрен редакциягә юллады. Вәгъдә иткәнчә, шушы көннәрдә журналыбызны яратып укучы яшь дусларыбыз белән якыннан танышып, аларны бүләкләп кайттык. Әлбәттә, җанлы мәктәп тормышы, күңел биреп эшләүче укытучылар, актив һәм сәләтле укучылар белән аралашу матур тәэссоратлар калдырды. Бүген “Әллүки”не яратып укучылар киләчәктә “Тулпар” журналын һәм “Кызыл таң” гәзитен укучылар сафын тулыландырыр дигән өмет бар.

Сәйтәк мәктәбендә безне төрле милләт киемендәге укучылар һәркайсы үз те­лендә матур итеп шигырьләр сөйләп каршы алды. Биредә төрле милләт балаларының дус, бердәм булып яшәве зур ихтирамга лаек. Туган телдә шигырьләр, милли моңнар яңгыраган мәктәпләр башкалардан аерылып тора, аларда күңел түренә үтеп керерлек җылылык бар. Үзләренә барлык матур сыйфатларны туплаган ачык йөзле, мөлаем мөгаллимнәр, күзләре очкынланып янып торган балалар тудыра ул мохитне.

— Безнең мәктәптә 78 укучы белем ала, аларга 15 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Балаларны җиде авылдан ике автобус йөртә. Августта яңа “ГАЗель NEXT” автобусы кайтты. Укытучылар һәм укучылар район һәм республика бәйгеләрендә актив катнаша, призлы урыннар яулый. Әйтик, “Республикамны данлыйм” иншалар, шигырь сөйләүчеләр, “Тукай моңнары” республика конкурсларында, робототехника чемпионатында укучыларыбыз матур нәтиҗәләргә ирешә, — ди мәктәп директоры Руфина Ибраһимова.

Чынлап та, “дистанционка”дан соң укучыларның мәктәптә укуын, төрле чараларга мәш килеп әзерләнеп йөрүен күрү күңелгә рәхәт. Укытучылар һәм укучылар арасында бүген авыручыларның булмавы да шатлыклы күренеш. Физкультура дәресләренә яратып йөрүче, спорт белән дус укучыларның күп булуы да монда үзенең ролен уйнамый калмыйдыр. Якын көннәрдә мәктәп янында гына зур шугалак әзерләнеп бетә, димәк, малайлар — хоккей уйнарга, кызлар тимераякта шуарга чыгачак. 9нчы сыйныф егетләре баскетбол белән дә актив шөгыльләнә, без барганда алар район ярышларыннан гына кайткан иде. Тугызынчыларның сыйныф җитәкчесе, физкультура укытучысы Илдус Ибраһимов укучыларының тырышлыгын, хезмәт сөюен һәм тәртип­ле булуын, спорт яратуын ассызыклап үтте. Бу укучылар алдында тагын бер җаваплы эш: төп дәүләт имтиханнарына җитди әзерләнү бурычы тора. Аларның барысы да информатика фәнен сайлаган. Тугызынчыларга уңышлар гына телисе килә!

Әйтергә кирәк, мәктәптә белем бирү белән бергә тәрбия эшләре дә бик җентекле алып барыла. Хәер, күпчелек авыл мәктәпләрендә тәрбия эше бүген дә мөһим урын алып тора. Бу уңайдан, 10нчы сыйныфта белем алучы алты кызны үрнәк итеп куярлык. Мәктәптәге барлык чаралар, әһәмиятле вакыйгалар алар катнашлыгында үтә.

— Укуда да, мәктәп тормышында да бик активлар, барлык чараларны бергәләп оештырабыз. Район һәм республика күләмендә узган бәйгеләрдә һәрчак мәктәп данын яклап килә кызларыбыз, — ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәзилә Вәлиева.
“Әллүки”не һәм ана телен яратучы дусларыбыз, дәрескә зур теләк белән йөрүче укучылар һәм аларга тирән белем бирүче абруйлы мөгаллимәләр булганда туган телебез югалмас, аның киләчәге якты булыр!


Динар Кәлимуллин фотолары.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: