+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
2 декабрь 2021, 19:35

Чигүле мендәр тышлары күп серләр саклый

“Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” кул эшләре буенча чираттагы осталык дәресен үткәрде.

Чигүле мендәр тышлары күп серләр саклый
Чигүле мендәр тышлары күп серләр саклый


Әлегә кадәр "Милли бизәк" проекты кысаларында осталык дәресләре БДПУның татар бүлеге студентлары, 84че татар гимназиясе укучылары белән дә үткәрелгән иде. Бу юлы осталык дәресенә “Сәхиб­җамал” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыелды. Очрашуга, шулай ук, Дим һәм Чишмә районнары бүлекчәләре җитәкчеләре дә килгән иде.

Әлеге гүзәл ханымнар республиканың иҗтимагый тормышында активлык күрсәтә, төрле чараларда катнаша, үзләре дә оештыра. Бүгенге чарага алар үзләренең кул эшләрен алып килеп, чигү серләре белән уртаклашты. Кул эшләре остасы Зөһрә Исламова белән бергәләп төрле чигү үрнәкләрен исләренә төшерде.

Эш барышында халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, традицияләре, милли бизәкләр хакында мавыктыргыч һәм җанлы сөйләшү дә узды. Очрашуның икенче бүлегендә заманча чигү машинасында чигелгән әйберләр күрсәтелде. Бүген аларның күпчелеген мендәрләр тәшкил итә иде. Мондый мендәрләрне фатирда декоратив әйбер буларак та, ятак җиһазы буларак та кулланып була.

Бу искиткеч матур бизәкле мендәрләрне күргәч, күпләрнең яшьлек хатирәләре дә "хәтер сандыгында" яткан вакыйгаларны искә төшерде. Әлегә кадәр гел кул белән чиккән апалар, чигү машинасының эшләвен күреп, хәйран калды.

Шушындый осталык дәресен үткәреп, яңа технологияләр белән таныштырганнары өчен “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе”нең башкарма директоры, "Милли бизәк" проекты авторы Альбина Хәлиуллинага рәхмәт сүзләре җиткерде. Очрашу бик нәтиҗәле булды. Киләчәктә кул эшләренә багышланган уртак проект оештыруга планнар төзелде.

#Милли бизәк #нкатрб #Милли бизәкләр

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: